Яңалыклар

2016 елның 2 сентябре, җомга

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 30 августта Иске Кырлай авылында яшәүче Өммелхияр Сабированы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Өммелхиярга сугыш башланганда 15 яшь була. Аңа урман кисәргә дә туры килә, Юдино станциясендә вагон да бушата. Сугыштан соң пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.

1949 елда авылдашы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Ахун Сабировка кияүгә чыга. Бергәләп 40 ел гомер итәләр, 5 бала үстерәләр. Кызганыч, Ахун абый каты авырудан соң 62 яшендә үлеп китә. Мичурин исемендәге колхоз рәисе булган кеше ул.

Бүгенге көндә Өммелхияр әбинең 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International