Авылга шатлык тулды
31 август район тормышына бик бай күңелле вакыйгалары белән кереп калачак. Районга гына түгел, Кече Төрнәле авылы халкы өчен дә истәлекле булачак ул көн. Чөнки биредә халык күптән көткән яңа басманы ачу тантанасы узды.
Тантанада район җитәкчелеге белән бергә депутатлар Илдар Гыйльметдинов, Рауил Рәхмәтуллин, Ринат Закиров та катнашты.
Басма мәсьәләсе авылыбыз халкының иң авырткан җире иде. Чөнки язгы-көзге пычракта, кышкы буранда авылга машина бөтенләй керә алмаганлыктан, басма эшкә баручыларга, мәктәп укучыларына (Лесхоз мәктәбенә автобуска чыгалар) бердәнбер авылдан чыгу юлы булып кала. Заманында юл проблемасы булмыйча яшәгән авыл туксанынчы еллар башында Көтек плотинасы төзелгәч утраудагы сыман калды. Ун ел элек салынган басма (ул чактагы авыл җирлеге башлыгы Раян Нигмәтҗановның тырышлыгы белән) ярым җимерек хәлгә калгач бик борчылышты халык. Ул басма салынганчы яр аралары 250, тирәнлеге 8-10 метрлы судан көймә белән чыга идек. Ир-атлар гына түгел, авылыбызның шактый хатын-кызы көймәдә яхшы ишүчегә әйләнде. Ә быел бригадир Әлфия Җәләлиеваның башлап йөрүе һәм тырышлыгы белән ниһаять басмалы булуга ирешә алдык. Район башлыгы Илшат Нуриев Әлфия апаның авыл халкы исеменнән җиткерелгән гозеренә уңай карап, 1 сентябрьгә өлгертәбез, дип вәгъдә бирде. Авылдашларым район җитәкчелегенә, басма салуда өлеше кергән һәркемгә, төзүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерә. Кече Төрнәле халкын киләчәктә тагын да күңелле вакыйгалар сөендерер әле, басма ачу бәйрәмендә район башлыгы киләсе елга авылга асфальт юл салыначак дип сөенче алды.
Шул ук көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин Арча педагогика көллияте укытучылары, “АСПК” җәмгыяте хезмәткәрләре, “Северный” ширкәте эшчеләре һәм Шушмабаш мәктәбе укытучылары белән очрашты.
Спортта алдынгылыкны бирмәүче, республика буенча урта һөнәри белем бирүче уку йортлары рейтингында 2 урында торган Арча педагогика көллияте коллективын борчыган яклар шактый. Быел студентларны кабул итү бермә-бер артканлыктан, алларына тулай торак җитмәү мәсьәләсе килеп баскан. Депутатка җитәкчелек әнә шул мәсьәлә һәм Арчаның гомуми проблемасы булган су җитмәүне җиткерде. Шулай ук көллияткә чит телләр укытуны кире кайтаруны да сорыйлар. “Быел эшкә 7 яшь укытучы килде, коллектив яшәрә, — дип шатлыклары белән уртаклаша директор Гөлнара Гарипова. – Яхшы педагогик кадрлар әзерләргә без әзер”. Ә яхшы педагогик кадрлар кирәк булачак, чөнки Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, балаларны бакчадан ук укырга өйрәтеп, мәктәпкә алар белемнәрен тирәнәйтү өчен керәчәк. Балаларга 5 яшькә кадәр өч тел өйрәтеп була, Балалар бакчасында алар башлангыч белемне алырга тиеш, ә моның өчен тирән белемле кадрлар кирәк булачак дип саный депутат. “Су мәсьәләсенә килгәндә, киләсе елга Арчага яңа программа нигезендә су кертү башланачак”, — дип вәгъдә бирде ул.
“АПСК” хезмәткәрләре депутатка гомуми проблемаларны күтәрде: ОСАГО түләүне электрон рәвешкә күчереп булмыймы, мөлкәткә түләнгән салымны киметеп булмыймы, кебек сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. ОСАГОны депутат киләчәктә электрон рәвешкә күчәчәк, дип өметләндерде, Россиянең кайбер регионнарында бу ысул кулланыла икән инде. Салымга килгәндә, киләчәккә кадастр бәясен (салым шуннан чыгып исәпләнә) дәүләт оешмалары гына башкара алачак. Бәлки гади халыкка файдалы үзгәрешләр дә булыр.
Шушмабаш мәктәбе укытучыларын, әти-әниләрне дә БДИ борчый. БДИ тапшыруда үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде алар. “Мин БДИны бөтенләй бетерү ягында түгел, — ди И. Гыйльметдинов. — Чөнки 40 процент авыл баласы укырга БДИ ярдәмендә керә. Ул бетсә югары уку йортларында янә элеккеге кебек кабул итүләр кайтачак (әшнәлек, ришвәт һ.б.). Бергәләп БДИның тискәре якларын барлап, шуларны бетерү өстендә эшләргә кирәк”.
“Быел авыл хуҗалыгына федераль бюджеттан 240 млрд. сум бүлеп бирелде, алар 12 юнәлеш буенча тотылачак. Киләчәктә аны икеләтә арттырырга ниятлибез. Бала белән декретта түләүле утыру вакытын 3 яшькә кадәр озайту турында фикерләр бар”, — ди Илдар Гыйльметдинов.
12 юнәлеш буенча төзелгән программаларның кайберләре районыбызда да кулланыла. Мәсәлән, “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин әйтүенчә, ширкәтнең ферма, силос траншеялары, амбарлары шушы программалар ярдәмендә төзекләндерелгән. “Ел саен 8–9 млн. сум субсидия алабыз”, — ди җитәкче.
Депутатлар Арча районының бүгенгесеннән канәгать. Әлбәттә, эш проблемасы гел актуаль булып кала, ләкин ул бүген-иртәгә генә хәл итеп була торган мәсьәлә түгел, ләкин җитәкчеләр тырышлыгы белән ул да әкренләп хәл ителер. Арча районында тырыш кешеләр яши, дип бәяләде алар.
Розалия Зиннәтова