Республика көнен бәйрәм иттеләр

2016 елның 2 сентябре, җомга

Республика көнен бәйрәм иттеләр

30 августта Татарстан халкы Республика көнен бәйрәм итте. Арчалылар да читтә калмады бәйрәмнән — кич Җиңү паркына җыелдылар.

Бәйрәмгә килүчеләрне “Без Татарстан командасында” дип аталган иҗади чыгышлары белән “Бердәм Россия”нең яшь гвардиячеләре” котлады, аннан яшь гвардиячеләр “Республика тасмасы” акциясе кысаларында тамашачыга тасмалар бүләк итте. Район халкын бәйрәм белән котларга республиканың архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова килгән. Ул арчалыларга ТР Президентының котлавын җиткерде.

Бәйрәмдә районыбызның үсеше өчен күп өлеш керткән җитәкчеләр: “Эталон-Сервис” ширкәте җитәкчесе Ленар Гыйльфанов, Альберт Хәкимов (“Жилкомбытсервис”), Рамил Әхмәтгалиев (“Энергосервис”), Наилә Данилова (“Чәчәк”), Раиф Сибгатуллин (“Арскнефтепродукт”), Альберт Сафиев (“Татавтодор”), “Питомник” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Ибраһим Сабиров, “Шәрык” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Ринат Сафин, “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Эльвера Сергеева бүләкләнде.

Бәйрәмдә “Арча хәбәрләре” газетасының бүләген алучылар да булды. Arskmedia.ru сайтында уздырылган “Арча гүзәле” конкурсының җиңүчеләре Сөмбелә Хәйруллина, Алия Ибраһимова, Илүзә Шәймуллинага иганәчебез – шәһәребездә урнашкан “Альгия” гүзәллек салонының сертификатлары тапшырылды. Онлайн режимда барган конкурска Сөмбеләнең фотосүрәтен ире җибәреп сөйгәненә сюрприз ясаган. Ә нәтиҗәсе – 1 урын. Илүзәнең дә сайтыбызда узган конкурс- ларда беренче генә катнашуы түгел, узган ел икенче урын да алган булган.

Арчалылар бу көнне районыбызның үзешчән сәнгать осталары башкаруындагы җырларын тыңлап хозурланды, балалар рәхәтләнеп спорт уеннарында катнашты.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International