Кәчедә мәктәп һәм балалар бакчасы яңарды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Кәчедә мәктәп һәм балалар бакчасы яңарды

Быел районда биш мәктәп ныклап төзекләндерелде. Шуларның берсе Кәче төп гомуми белем мәктәбе. 31 августта ата-аналар, балалар, кунаклар аны ачу тантанасына җыелды. Мөхтәрәм кунаклар арасында Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауил Рәхмәтуллин бар иде.

— Быел Кәче халкы өчен берничә шатлыклы вакыйга булды, — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Авылны икегә бүлгән Казансу елгасы аша җәяүлеләр күпере салынды. Якындагы елларда зур күпер дә салыныр дигән өмет бар. Авыл сулы да булачак. Менә мәктәп яңарды, балалар бакчасы ике катлы итеп эшләнде. Болар бар да республика җитәкчелегенең халык турында кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе.

Быел район көче белән Кәче балалар бакчасы үзгәртеп корылды, Хәсәншәех авылында балалар бакчасы төзелә.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, заманында укытучы булып эшләгәнгә, мәктәп темасы аеруча якын икәнлеген әйтеп үтте. Мәгариф һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “Авылларны саклау — безнең бурыч! — диде. — Мәктәп элек-электән авыл тормышының уртасында булган. Балалар күп булып, һәр йорт гөрләп торсын иде”.

Ветеран укытучы Рида Миннебаева бөтен авыл халкының шатлыгын җиткерде, авыл турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова һәм муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев беренче сыйныфка керүче укучыларга букчалар бүләк иттеләр.

Мөхтәрәм кунаклар ал тасманы кискәннән соң, мәктәп һәм балалар бакчасын карадылар. Мәктәптә шартлар күпкә яхшырган, балалар бакчасы турында әйтеп бетерерлек түгел. Хәзер ул ике катлы, 45 балага исәпләнгән, йокы бүлмәсе, коридорлар киңәйгән, үзенең ашханәсе, спорт залы һ.б. бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International