Арчада “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы

2016 елның 2 сентябре, җомга

Арчада “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” эстафетасы

31 августта Арчага “Көчле Татарстан! Бердәм Россия” партия эстафетасы килде. Бердәм россиялеләр командасында Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Илдар Гыйльметдинов Арча халкы белән очрашты. Шулай итеп, партия командасы районнарда, халык белән очрашып, наказлар җыя.

Иң башта район башлыгы Илшат Нуриев чыгыш ясады. Ул районда халык өчен күп нәрсәләр эшләнүе, дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы хакында сөйләде. Мәктәп, бакчаларның, хастаханәнең, күп фатирлы йортларның ныклап төзекләнүе, зур спорт комплексларының төзелүе, шушы очрашу булган көнне генә дә районда күпме яңа һәм яңартылган объект ачылуы хакында озак сөйләп булыр иде, алар бар да күз алдында.

Депутат Илдар Гыйльметдинов:

– Сезнең Арча районында башкарылган эшләр башка районда юк, – дип куәтләде.

Жыелган халык депутатларга наказлар бирде. Иң беренче юл мәсьәләсен күтәрделәр. Арча, авыл юллары әкренләп төзекләнә, яңартыла, асфальт- лана бара. Әмма әле халыкны борчыган юллар да җитәрлек. Юллар төзү буенча дәүләт программалары бетмәс микән, дип кызыксына халык. Әлеге сорауга Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:

– Юл төзелеше буенча дәүләт программалары бетмәячәк, – дип җавап бирде.

– Быел 7 авылга юл салабыз, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Киләсе елга Арча станциясе юлларын төзекләндерәбез. Авылларга юл салу да дәвам итәчәк.

“Чиста су” программасы үтәлеше күпләрне кызыксындыра:

– Ник бер елга районга 10 млн. сум гына акча бирәләр, аны тагын да арттырып, эшне киңрәк җәелдерергә иде.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин:

– “Чиста су” федераль программасын тормышка ашыру өчен тагын да үтемлерәк мөмкинлекләрне эзләп табарга тырышачакбыз, – дип ышандырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев:

– Арчада чиста су мәсьәләсе тулысы белән хәл ителәчәк, – дип әйтте.

Арчаның Көнбатыш микрорайонында яңа мәктәп төзү әти-әниләргә якын тема. Шуңа да алар бу мәсьәләне күтәрде.

– Бөтен республика буенча яңа мәктәпләр төзелә, – дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов. – Шул исәптән якын елларда Арчада да яңа мәктәп төзеләчәк.

Килешерсез, Арчага Дәүләт Думасы депутатларының килүе һәм халык белән очрашуы, аларның наказларын ишетүләре һәм җавап бирүләре – бу сайлаучыларның депутатларга һәм “Бердәм Россия” партиясенә ышанычын арттыра гына.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International