Илдар Халиков Арчада
31 августта Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Илдар Халиков Арча шәһәрендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән Горький урамындагы 36а йортын карады. Биредә төзелеш эшләре төгәлләнгән инде. Яңа, уңайлы, бөтен шартлары булган фатирлар ияләренә шушы көнне тапшырылды. Премьер–министр фатирларның берсен карап та чыкты.
Илдар Халиков шәһәрнең Кызыл Бистә урамында төзелгән 15 фатирлы 11нче йортны тапшыру тантанасында да катнашты.
Яңа фатир ияләрен муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады.
— Республика җитәкчелегенең зур ярдәме белән районыбызда бик күп программалар тормышка ашырыла. Безнең районда ветераннарны торак белән тәэмин итү, гражданнарны тузган торактан күчерү программалары уңышлы үтәлде, — диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков яңа фатир хуҗаларына бәхет, сәламәтлек теләде. Ул Арча районының республика яулаган уңышларга лаеклы өлеш кертүен билгеләп үтте. “Арча шәһәре соңгы елларда нык үзгәрде, матурланды”, — диде ул. Матур эшләре өчен арчалыларга рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
Районда күп кенә социаль объектлар һәм сәламәтлек сак- лау учреждениеләре ачыла, яңа торак сафка баса, халыкка ял итү өчен шартлар тудырыла. “Мин сезне тормышыгыз- дагы әлеге мөһим көн белән котлыйм. Яңа фатирга күчү һәр гаилә өчен зур вакыйга. Барыгызга да иминлек, җылылык һәм уңайлыклар телим”, — диде Премьер–министр.
Ул шулай ук әлеге йортны төзүдә катнашкан оешмалар җитәкчеләренә рәхмәт әйтте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннан соң Илдар Халиков һәм район җитәкчесе Илшат Нуриев яшь гаилә Мөхәммәдиевларның фатирында булып алар белән әңгәмә кордылар.
Әлеге йортлардагы фатирлар социаль ипотека, ветераннарны фатирлар белән тәэмин итү, гражданнарны тузган тораклардан күчерү программалары буенча бирелде.
Илдар Халиков шәһәрнең төп стадионы янәшәсендә төзелгән Казансу паркында булды. Әлеге паркны чын мог- җиза дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Шәһәр халкы иң рәхәт урыннарга әверелгән Җиңү паркы өчен рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Һәм менә Казансу буенда күле, пляжы, башка уңайлыклары булган парк барлыкка килде. Ул да республика программасы буенча төзелде.
Илдар Халиковны паркта республика Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман каршы алды һәм кечкенә генә экскурсия оештырды. Чишмә суы белән тутырылган ясалма күл паркның төп өлеше булып тора. Күл әйләнәсенә такта идәнле ял итеп йөрү юлы салынган. Актив ял итү өчен волейбол мәйданчыгы, балалар өчен уен зонасы бар. Парк территория- сендә амфитеатр һәм карау мәйданчыгы ясалган.
Бу көнне табигать тә бик юмарт булды, күктә кояш балкыды, рәхәт җил исте. Бәйрәмне оештыручылар да бик нык тырышкан, җисеме дә, эчтәлеге дә тәңгәл килгән иде. Илдар Халиков паркта күргәннәрдән канәгать калды. Ул тамаша кылырга килгән кешеләр белән дә сөйләште, фикерләрен сорашты.
Ильяс Фәттахов