Рус шагыйрәсе белән очраштылар

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Рус шагыйрәсе белән очраштылар

Арча Үзәк китапханәсендә әдәбият сөючеләрнең рус шагыйрәсе Ольга Полторецкая белән “Йөрәктән – йөрәккә” исемле әдәби очрашу кичәсе узды. Кичәдә укучыларга шагыйрәнең “Җирдәге бәхет” исеме астында тупланган шигъри җыентыгы тәкъдим ителде.

Шагыйрә Чистайда туып–үсә. Язмыш җилләре аны туган ягыннан читкә — Волгоград якларына алып китә. Һәм читтә яшәү шагыйрәне сагыну хисләренә урап шигырь, иҗат дөньясына алып керә. “Гомеремнең өч дистә елы Волгоград шәһәрендә узса да, туган Татарстаным күңелемә бик якын. Татарстан турында ишетсәм, шатлыгымның чиге юк”, — ди ул. Ольга Полторецкаяның Татарстан буйлап сәяхәтенә Арча районы да кергән. Аңарчы шагыйрә Россия буйлап йөргән, Смоленск, Мордовиядә яшәүче укучылары белән очрашкан. Шигырь иҗат итүдән тыш, документаль фактларга таянып проза язу белән шөгыльләнүче ханым һаман эзләнүдә. Ул якларга да сугыш еллары хакында хатирәләрне барларга барган.

Кунак Арча шәһәренең һәвәскәр шагыйрьләре: Халидә Фәйзрахманова, Лариса Васильева, Фәрит Минхәеров, Римма Надершина, Ибраһим С?????? абиров шигырьләрен тыңлап, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүчеләргә киңәшләрен бирде.

“Соңгы биш ел минем өчен илһам чишмәсенә бай булды, — дип сөйләде ул. — Уйларым белән үткәннәргә еш кайттым, шул сәбәпле язылган иҗат җимешләрем дә күп булды. Үзем яшәгән Волгоград өлкәсендәге укучыларым гына түгел, татарстанлылар да шигырьләремне яратты”. Тамашачы кунакның сугыш, мәхәббәт, хәзерге заман гаилә проблемаларын яктырткан шигырьләрен тыңлады. Бар өлкәдән хәбәрдар шәхес, сәләтле шагыйрә белән аралашу әдәбият сөючеләргә ялкынланып иҗат итәргә дәрт өстәде.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International