Беслан кабатланмасын
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. 2004 елның әлеге көнендә террористлар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпне шартлатып, меңнән артык гаиләгә кайгы китерде, 300 дән артык кешене һәлак итте. Меңнән артык гаилә дию генә аз, ил буйлап барча кешене тетрәндерде бу афәт. Һәлак булган балаларның да бәхеткә хакы бар иде бит. Фаҗига турында мәктәпләрдә ел саен укучыларга класс сәгатьләре уздырыла, документаль фильм күрсәтелә.
Безнең районда да һәр елны корбаннарны бер минут тынлык белән искә алалар. Бу уңайдан Арча Үзәк китапханәсенең уку залында “Яшьләр тынычлык ягында” исемле хәтер сәгате узды. Арча беренче урта гомуми белем мәктәбенең сигезенче һәм унынчы сыйныф укучылары катнашындагы әңгәмә барышында укучылар хәзерге заман җәмгыятендә игелекле һәм начар гамәлләр турында сүз алып барды. Укучылар өчен террорчылыкка каршы һәм шәхси иминлек буенча инструктаж уздырылды. Арчалылар акция кысаларында велосипедлар белән шәһәр урамнарында велойөрештә катнашты.
3 сентябрь иртәсе Лесхоз мәктәбе укучылары өчен дә искә алу минуты белән башланып китте. Иртәнге линейка Бесланда һәлак булганнарга багышланган иде. Укучылар аларның рухына шәмнәр куеп, бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары балаларга “Беслан — Осетия фаҗигасе” дигән документаль фильм күрсәтелде.
“Бүген, Беслан корбаннарын искә алып, без бөтен көчебез белән террорчылыкка каршы торырга, мәгънәсез җинаятьчелекнең үсешен булдырмаска берләшәбез. Террорчылык белән көрәшү генә түгел, аны булдырмас өчен тырышырга кирәк. Бер-беребезгә карата хөрмәт кенә террорчылыкны кисәтергә, булдырмый калуга ярдәм итә, җинаятьчеләргә җәмгыять ярдәменә таяну өметен кисә”, — ди тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфирә Хәлимова.
Казанбаш мәктәбендә бу көнне тынычлык дәресендә укучылар әти- әниләре белән бергә катнашты. Тарих укытучысы Р. Фазлыева тырышлыгы белән Бесланда һәлак булган корбаннар санынча ак торналар ясап мәктәп тирәлегендәге агачларга элеп чыктылар.
Арчаның 3нче мәктәбе дә читтә калмады, шул уңайдан биредә 6 сыйныфлар арасында волейбол буенча матч узды.
Урта Курса мәктәбенә Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы Илмир Зәйнуллин килгән иде, ул балаларга террорчылыкка каршы көрәш хакында чыгыш ясады.
Террорчылык торган саен кансыз- рак була башлады. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч сүзләрне еш ишетергә туры килә. Быел гына да ничә тапкыр шартлаулар турында хәбәрләр булды, бер сәбәпсезгә никадәр гомерләр өзелде. Андый афәтне беребезгә дә күрергә язмасын иде. Гел ишетеп торгангамы, хәзер шикле төргәкләр күренсә дә күңелгә шом йөгерә. Әгәр шикле әйберләр күрәсез икән, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез. Һәммәбезнең вакытында эшләнгән гамәле террорчылык актын булдырмаска, тирә-юньдәгеләрне коткарып калырга мөмкин.
Розалия Зиннәтова