Комда да уйныйлар

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Комда да уйныйлар

Арча шәһәре стадионында пляж волейболы буенча ярышлар узды.

Аны район волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев оештырды. Барысы 10 команда катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов спортчыларга уңышлар теләде.

Кызыклы бәйгедә яшүсмерләр арасында да, кызлар арасында да Яңа Кенәр командалары җиңде. Арчаның 2нче мәктәбе егетләре һәм кызлары икенче урында. Егетләр арасында 3нче урынны 5нче гимназия, кызлар арасында Урта Курса командалары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International