Игелек кылырга ашыгыйк!

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Игелек кылырга ашыгыйк!

Сентябрьнең 5сеннән 11енә кадәр Татарстанда “Игелек атнасы” старт алды. Атна кысаларында #ДобрыеНовости Татарстан! проектында Татарстанның һәрбер кешесе катнаша ала.

“Игелек атнасы”нда мохтаҗлар өчен ярдәм кулы сузып, игелек кылып калырга ашыгыйк. Үзегез, якыннарыгыз кылган изгелекләр, яки сезгә игелек кылучылар турында сез генә түгел башкалар да белергә тиеш. Шундый олы йөрәкле кешеләр турында безгә дә язып юллагыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Күп кенә танылган шәхесләр әлеге акциягә кушылды да инде.

Изге гамәлне Instagram һәм “Вконтакте”да “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин да куәтләп үз сүзен әйтте.

Акциянең максаты – олы йөрәкле, изге җанлы, игелек кылудан тәм табучы кешеләрне бөтен Татарстанга таныту.

Районыбызда игелек кылучы кешеләр бик күп, шөкер. Район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлелек үзәге” ел әйләнәсе мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм итеп тора, халыктан киемнәр, тормыш-көнкүреш әйберләре җыеп тапшыруда да ел әйләнәсе активлык күрсәтә. Шушы көннәрдә райондагы мохтаҗ, күп балалы гаиләләрнең һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уенчыклар, уку кирәкяраклары тапшырачаклар. Ул бүләкләрне социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Арчаның 3нче мәктәбе укучылар һәм укытучылар коллективы бирә. Арча педагогика көллияте белән дә тыгыз элемтәдә тора социаль яклау бүлеге. Атна кысаларында уртак эшләре бар: көллият күп балалы гаиләләрнең балалары һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны чәй табынына дәшә. Биредә балалар “Әлифба” музеена сәяхәт тә кылачак.

Педагогика көллияте студентлары бу атнада үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларга бакча эшләрендә дә булышачак. Гомумән, яз-көз ветераннарга бакча эшләрендә булышу биредә традициягә кергән.

Тирә–юнебездә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне шатландыручы игелекле кешеләр дә бар. Шушы көннәрдә генә Ашураль исемле чит як кешесе 10 килограмм йөзем, өрек җимешләре, Балтач районыннан бер мәрхәмәтле бәндә 1 капчык бәрәңге китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International