Табиб – бөек исем
6 сентябрьдә район үзәк хастаханәсе коллективының җыелышы булды.
Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек турында хисап тотты, алда торган бурычларны билгеләде.
Җыелышта муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул районда башкарыла торган эшләр турында сөйләде, районга булган җылы карашы, ярдәме өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Үзәк хастаханәнең икенче корпусын ныклап төзекләндерү башлана, ул төгәлләнгәч поликлиникага чират җитәчәк. Быел 10 фельдшер–акушерлык пункты ныклап төзекләндерелде, яңа 2 пункт ачылачак. Шулай ук Шушмабаш табиблык амбулаториясендә төзекләндерәсе урыннар бар. Арчада патологоанатом булган суд–медицина хезмәте эшли башлый.
Район җитәкчесе табибларга халык сәламәтлеген саклаудагы өлешләре өчен рәхмәт әйтте, әлеге исемнең дәрәҗәсен югары тотарга, сайлауларда актив катнашырга ча- кырды.