Депутат “АТП” һәм ЗУЭСта

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Депутат “АТП” һәм ЗУЭСта

Үткән җомгада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Арча АТПсы” һәм ЗУЭС җәмгыятьләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Депутат Арча халкын кызыксындырган мәсьәләләр, республикада, илдә барган вәзгыять турында сөйләде.

Әти–әниләрне кызыксындырган белем, тәрбия мәсьәләләренә киңрәк тукталды.

— Балалар 5 яшькә кадәр бик күп мәгълүматны сеңдерергә сәләтле, — дип сөйләде ул. — Шуңа да хәзер бакча уен, туклану, ял итү урыны гына түгел, ә белем үзләштерү учреждениесе дә булырга тиеш. Мәгариф системасы шушы юнәлештә эшләргә бурычлы.

Илдар Гыйльметдинов Бердәм дәүләт имтиханнарының уңай һәм тискәре якларын әйтеп үтте. Бердәм дәүләт имтиханнары бәрабәренә авыл баласына югары уку йортларына керү мөмкинлеге ачылган. Әмма имтиханнар баланың нерв сис- темасына сугарга тиеш түгел. Депутат БДИ өлкәсендәге бөтен кимчелекләрне бетерү ягында.

Татарстанда татар телен укытуның яңа концепциясе эшләнә.

— 2нче сыйныфта баланың башын катырып татар теленең гаять катлаулы нечкәлекләрен өйрәтү нәрсәгә кирәк? — диде Илдар Гыйльметдинов. — Әти–әниләр, балалар интегә. Һичшиксез программаны гадиләштерергә кирәк һәм республикада бу юнәлештә эш алып барыла.

Югары уку йортлары турында да сүз булды. Белем түгел, ә бәлки катыргы гына биреп чыгаручы “филиал”ларны яба башлаганнар.

— Булыр–булмас ВУЗлар ябылырга тиеш, — дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов. — Читтән торып уку ул белем алу түгел. Югары уку йортларында бюджет урыннары кимеми. Республикага, илгә кирәкмәгән һөнәр бирүгә чик куелырга тиеш. Студент, уку йорты һәм эш белән тәэмин итүче арасында өч яклы килешү төзелә. Анда барлык шартлар да языла: эш урыны, хезмәт хакы, торак һ.б.

Депутат үзара салым акчаларын җыю буенча да үз фикерен әйтте.

— Зинһар өчен үзара салым акчаларын җыюда катнашыгыз, — дип чакырды ул. — Дәүләт сезнең 1 сумыгызга 4 сум өстәп кайтарачак.

Илдар Гыйльметдинов авария хәлендәге торак, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, чиста су, авыл хуҗалыгын субсидияләү, эш урыннары, мәгариф, мәдәният учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү һ.б. мәсьәләләр турында сөйләде.

“Арча АТПсы” җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев коллективны борчыган проблеманы күтәрде.

— Безнең гомер шушында узды, — дип сөйләде ул. — Сынау- ларны күп үттек. Заманында 40лап автобус маршруты бар иде. Дәүләт предприятиене дотацияләде. Ул вакытта елга 5–6 автобусны бушка алдык. Заманалар үзгәрде. Без зур диңгезгә кечкенә генә бер көймәне тотып аткан хәлдә калдык. Транспорт предприятиеләре бер генә илдә дә дотациясез яшәми һәм яши дә алмый. Зарланмыйм. Предприятиене саклап кала алдык. Әмма кайбер маршрутлар ябылу нәтиҗәсендә халыкка юлга чыгып китәргә уңайсыз. Дәүләт ник транспорт предприятиеләрен кайгыртмый икән?

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов:

— Чыннан да, урыннарда халык белән очрашканда ябылган автобус маршрутлары турында әйтәләр. Мин үз ягымнан бу мәсьәләне күтәрәчәкмен, — дип ышандырды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International