02 хәбәр итә

2016 елның 9 сентябре, җомга

Арча эчке эшләр бүлегенең дежур частена тәүлеккә 20–30 гариза керә. Арада гаилә низаглары буенча язылганнары да күп. Мәсәлән, 25 августтан 2 сентябрь аралыгында гына да 11 гариза кергән. Аларга якыннары газиз әнисеннән, улының җәнҗал чыгаруыннан, кул күтәрүеннән, ирләренең исереп кайтып җәнҗал чыгаруыннан, иренең балаларын бергә яшәмәгән хатынына бирмәвеннән зарланып язган. Күбесенә хәмер сәбәпче. 11 гариза бүлектә исәпкә алынганнары. Ә алынмаганнары ничаклыдыр, чөнки полиция хезмәткәре килгәч гаризаларын кире алучылар да очрый.

Тормыш юллары һәркем өчен сикәлтәсез генә бармыйдыр. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, якын кешеләребезне рәнҗетмичә, кадерләрен белеп яшәсәк иде. Хәмергә үрелеп, кул күтәреп кенә тормыш җиңеләймәячәк, киресенчә, авырлыкларга каршы торырга, дөньяга елмаеп карарга өйрәнсәк, кешелек ничек бәхетле яшәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International