29 августта кичке сәгатьләрдә Айван авылы янындагы күл тирәсеннән билгесез кешеләр 2005 елгы малайның “Стелс” велосипедын урлыйлар.
31 августта Арча районы эчке эшләр хезмәткәре тарафыннан Яңа Кенәр авылындагы бер хуҗалык территориясендә 20 төп үсеп утыручы мәк табылган.
2 сентябрьдә билгесез кешеләр Чиканас авылында капка төбендәге “ВАЗ-2107” машинасыннан автомобиль магнитоласы урлыйлар.