Яңалыклар

2016 елның 9 сентябре, җомга

Үзйөрешле машиналардан закон таләпләре нигезендә файдалануны күзәтчелек итү һәм тракторлар, башка төр үзйөрешле машиналар, аларга тагылган арбалар катнашында юл–транспорт һәлакәтләре санын киметү, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында Татарстан Республикасында “Частник” операциясе оештырыла.

Ул дәүләт–техник күзәтчелеге инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үтәчәк һәм 5 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Операция барышында шәхси хуҗаларның гына түгел, оешмалар, авыл хуҗалыкларындагы үзйөреш- ле машиналарның, аларга тагылган арбаларның да техник хәле, файдалануга рөхсәте, техник күзәтү узуы турындагы таныклыгы, теркәлү документлары, дәүләт теркәлү билгеләренең булуы һәм таләпләргә туры килеп куелуы тикшереләчәк. Кимчелекләр булган очракта административ чаралар кулланылачак. Бу хакта безгә Татарстан Республикасының Арча районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International