Татарстанда матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре һәм почтальоннары бүләкләнде

2016 елның 9 сентябре, җомга

Татарстанда матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта бүлекләре һәм почтальоннары бүләкләнде. “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин үз бурычын намус белән башкарган почта бүлекләренә, язылу кампаниясенә җитди карап, аның авырлыкларын намус белән җиңеп, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хат ташучыларга рәхмәтен җиткерде.

Арча районара почта бүлегенең подписка участогы инженеры Рәсүлә Гафарова “Сөембикә” журналыннан махсус приз белән бүләкләнде. Арча районы хезмәткәрләре “Сөембикә” журналына язылучылар санын ике тапкыр арттырып, әбүнәчеләрне 214кә җиткергән. Рәсүлә Гафаровага мода йортыннан 30 мең сумга сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International