Велосипед урлаган

2016 елның 9 сентябре, җомга

Велосипед урлаган

2016 елның 8 аенда район судында велосипед урлауга бәйле берничә эш каралды.

5 сентябрьдә җәмәгать судьясы Кызыл Яр авылында яшәүче 1993 елгы Фирзәр Әскәровка карата хөкем карары чыгарды. Ул ата–аналары үз балаларына бүләк иткән 3 мең сумнан артык торган велосипедны урлаган.

17 июльдә полиция бүлегенең дежур частена Арча шәһәрендәге күп фатирлы йортларның берсенең подъездында төнгә калдырылган велосипедны урлаулары турында хәбәр алына. Шул көнне үк әлеге факт буенча җинаять эше ачыла һәм тикшерү башлана.

Тикшерү барышында әлеге велосипедны Ф.Әскәров урлавы ачык- лана. Ул үзенең дустына кунакка килгән була, киткәндә велосипедны күрә һәм үзе белән алып китә. Кайтканда аны агачлыкта яшереп калдыра. Полиция хезмәткәрләре табып иясенә кайтаралар.

Судта Әскәров гаебен тулысынча таныды. Суд аны гаепле дип тапты һәм 6 айга, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып, төзәтү эшләренә хөкем итте.

Әлеге җәзаны ул җинаять–башкару инспекциясе контрольлегендә үтәячәк.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры

урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International