Кадерле дин кардәшләрем!

2016 елның 9 сентябре, җомга

Кадерле дин кардәшләрем!

Әссәләмү гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Татарстан Диния нәзарәтенә караган 1300дән артык мәхәллә һәм шәхсән үз исемемнән, кадерле дин кардәшләрем, сезне бөек бәйрәм — Корбан бәйрәме белән тәбриклим, бәхет–сәгадәт телим! Күңелләрегездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, үзегезгә һәм йортыгызда тынычлык насыйп булсын!

Корбан бәйрәме — безнең һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга туг- рылыклы булып калуны раслау, Аллаһ Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә–тирәдәгеләреңә шатлык–һидаять бүләк итү мөмкинлеге бирүче изге бәйрәм.

Исламның бөеклегенә, хак дин булуына тагын бер кат инанып, без, мохтаҗларны, бәлага юлыкканнарны игътибарга алып, ярдәм кулы сузарга тиешбез. Аллаһ Тәгалә алдындагы бурычларыбызны аңлап, аңа рәхмәтле рәвештә, әлеге Корбан бәйрәме көннәрендә һәрберебез дә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күрше–күлән, ятим һәм фәкыйрьләрнең хәлен белик, кулдан килгәнчә ярдәм итик. “Үз саранлыгыннан котыла алганнар гына уңышка ирешер”, — ди Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримендә.

Арча районы мөхтәсибе

Раил хәзрәт Гыйлаҗев

 

Иртәнге намаз сәгать 4тә, Гает намазы 5.40 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International