Үзеңнеке үзәктә

2016 елның 9 сентябре, җомга

Үзеңнеке үзәктә

Арча Мәдәният йортына Арча, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау районнарыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар җыелды. Биредә “Балкыш” республика фестиваленең икенче сайлап алу туры үтте.

– Бүген безнең урамда бәйрәм, – диде республика ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков. – Фестиваль быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Дүрт ел дәвамында ул Татарстан гына түгел, Россия мәдәният тормышына да ныклап кереп урнашты. Берәүләр өчен байлык, икенчеләренә оныкларын багу бәхет булса, сез ул бәхетне сәхнәдә табасыз. Сезнең талантыгыз, теләгегез белән менә шундый күләмле чара оештырылып килә дә инде.

Бу фестивальне башлап җибәрүнең сәбәпчеләре дә арчалар икән бит. Арчага Илдус Сәгъдиевның юбилеена кайткач Хәбир Иштирәков өлкән яшьтәге бер ханымның бик матур һәм үзәккә үтәрлек моңлы итеп җырлаганын ишетә.

– Шунда мин үзешчән ветераннар өчен фестиваль оештыру теләге белән янып йөри башладым. Җитәкчеләр дә хуплап каршы алды. Хәтта Президентыбыз да фестивальгә ярдәм күрсәтә, – ди ул.

Ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде.

– Сезне Тукай яшәгән Арча төбәгендә күрүебезгә шатбыз. Талантлы өлкән буын вәкилләрен, аларның актив тормыш алып баруларын күрү икеләтә шатлык. Бүгенге бәйгедә җиңелүче булмая- чак. Чөнки сәхнәгә чыгып, дәрәҗәле жюри каршында чыгыш ясау үзе үк зур җиңү, – диде ул.

Ә якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге жюри составында, чыннан да, танылган шәхесләр – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, Татарстан Республикасының халык артисткасы Венера Гәрәева, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты, Татарстан Республикасының халык артисты Георгий Ибушев, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин, Россиянең халык артисткасы, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Лима Кустабаева һәм башкалар иде.

Бәйге җиде номинациядә узды. Аерым башкаручылар, җыр ансамбльләре, вокаль-инструменталь ансамбльләр, хор, фольклор коллективлар, биючеләр, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Беренче булып үзешчәннәр ярышын әтнәләр башлап җибәрде. Хәбир Иштирәков һәр район чыгышыннан соң сәхнәгә күтәрелеп, үз фикерләрен, теләкләрен җиткерде, катнашучыларга дипломнар тапшырды.

Арча районы ветераннары иң соңыннан чыгыш ясау сәбәпле, башкалар белән чагыштырып утыру мөмкинлеге туды. Һәм мин горурланып әйтә алам – безнекеләргә җитүче булмады. Хәтта көндәшләребез дә арчалар чыгышын көчле алкышлар белән кабул итте. Бу инде үзе зур бәя. Безнекеләр генә һәр номинация буенча чыгыш ясады. Костюмнар да искиткеч иде. Нәсимә Гарифуллина (сәнгать җитәкчесе Гүзәл Минхәерова) җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Батыршина җитәкләгән “Рус җыры” (солисты Ринат Бариев) халык, Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” вокаль ансамбльләре чыгышлары үзе генә дә ни тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдинов җитәкчелегендәге вокаль–инструменталь ансамбль (солисты Валентина Вәлиуллина) чыгышы тамашачыны сок- ландырды, Яңа Кенәрдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Иванова җитәкчелегендәге бию коллективы алкышларга лаек булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинованың, Булат Галиевның йөрәкләргә үтеп керердәй матур, моңлы тавышлары, нәфис сүз остасы Иван Ивановның чыгышы жюри әгъзаларын да битараф калдыр- мады. Райондашларыбыз чыгышларын Габдулла Тукайның “Туган тел”е белән тәмамлады.

– Һәрвакыт шулай сок- ландырыгыз, яшь күңелле булып калыгыз, – диде аларга район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов.

Үзеңнеке үзәктә, диләр. Бәлкем, мин үз районым үзешчәннәре булганга, шулай мактыймдыр? Башкаларның фикере ничег- рәк?

– Көчле состав, көчле чыгыш, яхшы костюмнар. Елдан–ел яхшыра барасыз. Күңел биреп әзерләнгәнегез күренеп тора. Башка милләт вәкиленең (Валентина Вәлиуллина) татар телендә җырлавы сокланырлык, – диде Хәбир Иштирәков.

– Арчага кайту, якташларымны сәхнәдә күрүем, аларны матур чыгышлары, чәчәк кебек сәхнәдә балкып торулары горурландыра, – диде Шамил Әхмәтҗанов.

– Арча ветераннары бик матур чыгыш ясады. Бик көчле коллектив. Барысы да гала–концертка үтә алмый, анысы аңлашыла. Мин аларны уңышлары белән котлыйсым килә. Арча үзешчәннәренең кабатланмый торган үз йөзе бар, – диде Лима Кустабаева. – Иң ошаганы, Тукайның юбилей елына басым ясап, чыгышларын “Туган тел” җыры белән тәмамлаулары булды. Шунысы кызык, сәхнәдә басып торган рус кешеләре дә сүзләрен белеп җырга кушылды.

– Сездә миллилек көчле, – диде Рамил Курамшин. – Күпме танылган шәхесләр биргән район. Арча – республикада әйдәп баручы район дип тә бер курыкмыйча әйтә алам.

Икенче турда җиңүчеләр 5 октябрьдә филармония концертлар залында узачак гала–концертта чыгыш ясау хокукына ия булачак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International