Рәмзияне беләләр

2016 елның 9 сентябре, җомга

Рәмзияне беләләр

Моннан берничә ел элек Арчада биш территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТҖҮ) оешты. Бүген сүзебез бишнең берсе — “Үзәк” үзидарәсе хакында булыр.

Кичтән “Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән сөйләштек.

— Дүшәмбе көнне без барыбыз да иртән Арча шәһәре башкарма комитетына җыелабыз, — дип сөйләде ул. — Проблемаларны уртага салып сөйләшәбез. Һәр көнебез планлаштырылган. Иртәгә (чәршәмбе) иртән планда — урамнарны карап чыгу.

Без Рәмзия ханым белән иртән Арча шәһәре башкарма комитетында очраштык. Биредә аларның үз бүлмәләре бар. Тиздән 1 октябрь – Өлкәннәр көне. Өлкәннәрнең исемлеген барларга кирәк. Бер генә кеше дә онытылып калырга тиеш түгел. Читтән кайтканнар да, оешмалары ябылганнар да. Бергәләп Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов янына да кереп чыктык.

— Арчада территориаль җәмәгать үзидарәләре бик кирәк, — дип сөйләде Рөстәм Фәритович. — “ТҖҮ” рәисләре белән көн саен очрашып торабыз. Урындагы мәсьәләләрне бергә хәл итәбез.

Рәмзия Хәмидуллина ветеран укытучы. Гомер буе балалар, әти–әниләр белән эшләгән югары белемле педагог олысы, кечесе белән сөйләшә, аралаша, уртак тел таба белә. Сызгановлар урамы буйлап В. Ежков урамына таба атлыйбыз. Советлар Союзы Герое Валентин Ежков яшәгән йорт урынында хәзер яңа йорт калкып чыккан.

— Мәктәптә укыган вакытта 9 майда бирегә килеп, Геройны искә ала идек, — диде дулкынланып Рәмзия Шәриповна.

Күршедә генә яшәүче әниле–кызлы Минҗифар Шәңгәрәева белән Роза Низаметдинованың хәлләрен беләбез. Сөбханалла, 86 яшьлек Минҗифар апа бирешә торганнардан түгел әле. Алар Рәмзия Шәриповнаны күргәч сөенеп, якын туганнары кебек каршы алдылар. “ТҖҮ” рәисен халык белә икән, дип күңелемә сеңдердем.

“Үзәк” үзидарәсендә 33 урам, 812 шәхси йорт, 46 күп фатирлы йорт исәпләнә. Ничек биредә яшәүче халыкны барлап, алар белән танышып бетерергә кирәк? Урамдагы, күп фатирлы йортлардагы җаваплы кешеләр ярдәмгә килә икән. Урамнар буйлап йөргәндә Рәмзия ханым кайсы йортта кем яшәгәне белән кызыксына, яннарына кереп хәлләрен белә. Ә кешенең төрлесе бар. Хәтта мунчада яшәүче әби дә. Әле менә күптән түгел генә караучысыз калган берәүне соңгы юлга озаталар. “Юбилеем җитә, минем беркемем дә юк инде, эшләгән урыным да ябылды”, — дип нәүмизләнгән карчыкның Рәмзия ханым: “Килербез, бер дә борчылма”, — дип күңелен юата. Ялгызлар үзләре янына кереп, сөйләшеп утырганны ярата. “ТҖҮ” рәисе артыннан: “Күңелгә рәхәт булып китте, рәхмәт төшкере, тагын килә күр”, — дип озатып калалар.

Алтын куллы осталар, кызыклы язмышлы кешеләр, озак яшәгән юбилярларны Рәмзия ханым аерым теркәп бара.

Астрономическая урамында яшәүче Минҗиһан Әхмәтханова:

— Шулай баскыч төбендә утырам, Рәмзия үтеп бара, туктап хәлемне белде, — дип сөйләде. — Шулкадәр тәмле телле инде ул Рәмзия, кеше белән сөйләшә белә. Туган көнемне дә онытмады.

“ТҖҮ” рәисенә бәя бу. Күңелле мәшәкатьләрнең булып торуы әйбәт. Рәмзия ханым урамнарның тарихы белән кызыксына, республика конкурсында да катнашырга вакыт таба, грант отып, Казан урамында балалар мәйданчыгы эшләнә, үлән чапкыч, мотоблок, ноутбук, фотоаппарат алына, 9 майда “Үлемсез полк” колоннасы оештыруда катнаша, урам концертлары, спорт ярышлары үткәрәләр, балалар мәйданчыкларын төзекләндерәләр, күрше белән күрше арасындагы бәхәсләрне тикшерәләр, урамдагы төзеклек, чис- талыкны да күз уңында тотарга тырышалар, зиратны да онытмыйлар — кыскасы, эш күп.

...Рәмзия ханым: “Балкыш фестивалендә безнекеләр – “Рус җыры” ансамбле чыгыш ясый”, – дип район Мәдәният йортына юл тотты.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International