Кеше язмышы белән уйнамагыз
Август ае да сизелмичә үтеп китте, шул арада сентябрьнең да яртысы җитте. Тик кемгә сизелмичә, ә кемгә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре җиткергән мәгълүматларга караганда, шактый эз калдырып.
Август аенда дүрт рейд үткәрелгән. Рейд вакытларында гына да 161 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Аларның күбесе тизлекне арттыру, тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу, куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү, балаларны махсус җайланмасыз йөртү һәм башкалар.
Торак пунктлардан читтә, бигрәк тә авылларда, кичке караңгыда яктылык кайтаручы элементсыз йөрүче алты кешегә беркетмә төзелгән. Вакытында штраф түләмәүчеләр саны да 11 булган. 20 көн эчендә өлгерсәң, шул штрафның яртысын гына түләргә була, югыйсә. Юк, кайберәүләргә, киресенчә, икеләтә түләү күбрәк ошый, күрәсең.
Исерек килеш өч кеше тотылган. Аларның берсе машина йөртү танык- лыгын алдырган килеш яңадан геройланып юлга чыккан, икесенең бөтенләй дә правасы юк.
Кешеләр тән җәрәхәтләре алган ике юл–транспорт һәлакәте теркәлгән. Берсе 13 августта кичке сигезенче яртылар тирәсендә Иске Иябаш турысында булган. Чит ил машинасы алдын–артын карап тормыйча каршы як полосага узарга чыга һәм каршыга килгән машинага бәрелмәс өчен юл кырыена төшеп китәргә мәҗбүр була. Пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
Икенчесендә кызу тизлек белән барган “Хундай Солярис” машинасы идарәне югалта һәм Урта Курса белән Югары Курса арасындагы күпер янында тимер киртәгә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина белән идарә итүче җиңелчә тән җәрәхәтләре ала.
Монысы бер айда булган хәлләр. Сентябрьнең әле яртысы гына, дүрт авария булырга өлгергән инде. 2 сентябрь көнне Түбән Мәтәскә белән Арча арасындагы юлда “Приора” машинасын йөртүче Питрәч районы егете каршыга килүче машинаны карап тормыйча узарга чыга, нәтиҗәдә, аның бу хәрәкәте үзен үк хастаханәгә китерә.
5 сентябрьдә шәһәрнең Күпер урамында берәү мопед белән җиңел машинага килеп бәрелә. Пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Йөртүчесенең машина йөртү хокукы биргән таныклыгы бар. Әмма мопед йөртү өчен “А” категориясе юк. ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, бу мопед белән идарә итәргә хокук юклыкны аңлата.
Ташкичү белән Кысна арасында да (анда юл төзекләндерү бара) шуңа охшаш хәл була. “Минский” мотоциклы белән идарә итүче 18 яшьлек егет (аның да правасында “А” категориясе юк) юлда эшләп торган “КамАЗ”га килеп бәрелә. Пассажиры 16 яшьлек кызның аягы сына.
9 сентябрьдә Лесхоз белән Апайкина-Гарь авылы арасында (анда да юл төзекләндерү бара) кызу тизлек белән барган “Лада Гранта” машинасын йөртүче идарәне югалтып, кырыйга төшеп китә, тән җәрәхәтләре алып, хас- таханәгә эләгә.
Ярты айда гына да өч исерек тотылган. Хәзер аларга 30 мең сум штраф түләргә, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан колак кагарга туры киләчәк. Ә бер кеше бөтенләй машина йөртү хокукы биргән таныклыгы булмаган килеш машинага утырып чыккан, тик ерак китә алмаган, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләккән.
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр “Игътибар, балалар” акциясе игълан ителгән иде. Ул чорда махсус рейд- лар оештырылган. Балалар тарафыннан юл–транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 55 очрак теркәлгән. Күбесе – куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү. Велосипед белән машина юлыннан йөрү очраклары да күп.
Хәзер укулар башланды. Ата–аналар балаларын кат–кат кисәтсен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат исләренә төшерсен иде. Балалар язмышы алар кулында.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА