“Сак булыгыз, поезд!”

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

30 августтан Россия тимер юлларының Казан участогында “Сак булыгыз, поезд!” операциясе башланды. Аның кысаларында тимер юл вокзалларында, станцияләрдә, платформаларда күзәтүсез калган тәртипсез яшүсмерләрне барлау, профилактик рейдлар уздыру каралган. Яңа уку елы башлангач, хәвеф-хәтәр дә булырга мөмкин. Поезд юллары аша чыгып йөрүче, тимер юлга якын җирләрдә яшәүчеләргә аеруча сак булу сорала. “Поезд вагоннарына терәлергә, туктап торган сос-тав астыннан чыгарга, тимер юлларда әйберләр калдырырга. Үтеп баручы поезд янәшәсендәге платформадан йөрергә һич ярамый. Ул ярамыйлар бик күп, үзегезне саклап яшәгез”, — дип киңәш итә Казан тимер юллар участогында балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Фәния Фәсхетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International