Пенсионерларга бер тапкыр бирү өчен каралган 5 мең сум акча 2017 елның гыйнвар ае пенсиясе белән бергә киләчәк. Бу сумманы эшләүче пенсионерлар да алачак.
Алга таба индексацияләүгә килгәндә, РФ Хөкүмәте 2017 елдан башлап индексациянең элекке тәртибенә кире әйләнеп кайтачак, ягъни пенсияләр аннан алдагы елда факттагы инфляциядән чыгып индексацияләнәчәк.