9 сентябрьдә район балалар китапханәсе “Көзге яхшы эшләр атналыгы” акциясе кысаларында тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны кунакка чакырды. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнашты һәм рус халык әкиятләре буенча — “Могҗизалы әкият дөньясы” дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр. Дөрес җаваплары өчен бүләккә китапчыклар алгач, балаларның күңелләре тагын да күтәрелде.
Балалар китапларның һәм әкиятләрнең ничек барлыкка килүе, әкиятнең ни өчен әкият дип аталуы турында кызыксынып тыңладылар. Күп төрле китапларга, журналларга һәм уенчыкларга бай китапханә балаларда зур тәэсир калдырды.