Өйдә килеш музейга

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Мәрхәмәтлек  эшләүнең  төрләре бихисап. “Мәрхәмәтле Татарстан”да изге эшләр эстафетасы туган төбәгебез Арчада ныклап юл алды. Волонтерлар һәм “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып халыкка социаль  хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре тәрбияләгән өлкәннәргә яшьлек хәтирәләрен искә төшерергә ярдәм иттеләр. “Иске Казан” хакында төшерелгән фильмны алар өлкәннәрнең өйләренә барып күрсәттеләр.

Өйдән дә чыкмыйча экскурсия оештырган хезмәткәрләргә, бу изге мәрхәмәтле эшне башлаган җитәкчеләребезгә чиксез рәхмәтле иде өлкәннәребез. Аларның күңелләре шат, йөзләре көләч калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International