БЕРДӘМЛЕКТӘ КӨЧ яки АРЧАЛАР ҖИҢДЕ

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бердәмлектә көч яки арчалар җиңде

“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятендә ирекле янгын сүндерүчеләр командалары арасында республика ярышы булды. Анда Норлат, Буа, Шәмәрдән, Бөгелмә, Арча, Чистай, Казан һәм Алабугадан — барлыгы сигез нефтебазадан командалар катнашты.

— Бу ярышлар әлеге нефтебазаларда чиратлап үткәрелә. Быел безнең чират, — ди “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Раиф Сибагатуллин. — Һәр нефтебазада ирекле янгын сүндерүчеләр командасы бар. Без аларны өч елга бер укытабыз, елга ике тапкыр өйрәнүләр оештырабыз. Алар янгын сүндерүчеләр генә түгел, коткаручылар отряды да булып санала. Дөрес, шулай өйрәнүләр генә булып калсын, тормышта кирәге чыкмасын иде.

Һәр команда составында бишәр кеше. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте командасында электрослесарь Фәрит Сибагатуллин, инженер-энергетик Адель Сабиров, цех җитәкчесе, команда капитаны Алмаз Зәйнуллин, АЗС хисапчысы Алмаз Гәрәев, электрик Александр Каськов үз оешмалары данын яклады.

Янгын бар нәрсәне рәттән юкка чыгара. Неф- тебазалар кебек тиз янып китүчән матдәләр белән эш иткән оешмалар өчен ул аеруча куркыныч. Шуңа андый чакта һәр нәрсәне секундлар хәл итә. Ярышта катнашкан ирекле янгын сүндерүчеләргә дә секундлар белән эш итәргә туры килде. Алар секундлар эчендә киенеп, янгын сүндерү машинасын әзерләп куйды, “янгын” чыганагына су, сабын күбеге сиптерде һәм башка төрле ярышларда катнашты.

— Безнең һәр объект куркыныч санала. Шуңа беренчел бурычыбыз куркынычсызлыкны тәэмин итү. Без төрле хәлгә әзер булырга тиеш. Ирек-ле янгын сүндерүчеләр командалары авария була калган очракта төп көчләр килеп җиткәнче янгынга каршы көрәшә башларга тиеш. Без аларны ел дәвамында шуңа әзерлибез, ярышлар оештырабыз. Бу очрашулар аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә бик яхшы, — диде “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе баш инженеры Илһам Сабиров.

— Ә авария очраклары булганы бармы?

— Юк. Һәр хезмәткәр үз вазыйфаларын төгәл үтәгәндә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклаганда андый очрак күзәтелә дә алмый. Безнең төп бурыч — аларны булдырмау. Ә янгын сүндерүчеләр командалары — саклык чарасы.

Арчалар бу көнне һәр ярышта осталык буенча да, тизлектә, төгәллектә дә үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Команданың бердәм булуы да күзгә ташланды. Ә бердәмлек ул иң зур көч. Ярышта Арча командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка, акчалата бүләккә лаек булды. Аны “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе генераль директоры Рөстәм Сабиров тапшырды.

Соңыннан Арча янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Илшат Мәхмүтов җитәкчелегендә профессионал янгын сүндерүчеләр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте. Алар тиз янып китүчән матдә тутырылган зур резервуарны ничек сүндерергә кирәклеген күрсәтте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International