Һәр бала йөзә белсен
Әти–әниләрнең баласын йөзәргә өйрәтергә тырышуы табигый хәл. Бәхеткә, районда бассейн бар. Әмма язылып та, бассейнга секциягә эләгә алмаулары турында әти–әниләрдән ишетеп торабыз. Тренерлар киткән, дигән сүзләр дә йөри. Хәлне ачыклау максатыннан бассейнга юл тоттык.
Бинага кергәндә көндезге сәгать 2 тулып киткән иде. Фойе тулы бала–чага. Кайсы бассейннан чыккан, кайсы керергә әзерләнә.
— Стадионда ГТО тапшырырга ашыгабыз, — дип каршы алды безне “Арча” спорт комплексы җитәкчесе Рифкать Камалетдинов. — Бассейнда өч тренер эшли. Дүртенчесе килергә тора.
— Ике тренер китте. Тагын ике белгечне эшкә алырга мөмкинлегебез бар, — дип сүзне дәвам итте завуч Лилия Хисмәтова. — Төп проблемаларның берсе — хезмәт хакының азлыгы, икенчесе — квалификацияле тренерларга кытлык.
— Тренерларның хезмәт хакын күтәрмәсәләр, белемле, квалификацияле белгечләргә кытлык булачак, — диде директор.
Бассейнда 231 бала шөгыльләнә, 235е... чиратта тора!
Эштән киткән тренер Илшат Айдарович белән дә сөйләштек.
— Сәламәтлегем аркасында киттем, — диде ул. — Тренерлар хезмәт хакын укытучыларга караганда ике тапкыр азрак ала. Дөрес, хезмәт хакы сәгатькә һәм нәтиҗәгә карап та билгеләнә. Балаларның ярышларда югары уңышларга ирешүе дә әһәмиятле.
— Республикада югары уңышларга ирешкән балалар әлегә юк, — ди завуч Лилия Вагыйзовна. — Ә менә тренер Гүзәл Мозаффарованың уңышлары бар.
— Мин 15 бала белән шөгыльләнергә тиеш, күрәсез, 30лап бала, — дип каршы алды залда күнегүләр алып баручы Гүзәл Мозаффарова.
Бассейнга яңа гына йөри башлаган 7–8 яшьлек балалар. Тренер беренче көннән тәртипне нык куйган. Эшне тән язудан башладылар. Судан курыкмаска, сулышны дөрес алырга, суда батмыйча тора торган “йолдыз”, “калкавыч” күнегүләрен ясарга өйрәнделәр. Аннан душ кереп, бассейн янына тезелеп бастылар. Тренер белән бергә 5әр бала бассейнга кереп, “йолдыз”, “калкавыч” күнегүләрен ясарга өйрәнде. Олы кешегә дә кызыклы күнегүләр иде болар. Тирән сулыш алып, кулларны җәеп, йөзтүбән суга сузылып ятасың һәм батмыйча торасың. Һәм тагын, тирән сулыш алып, чүгәлисең һәм кулларың белән тезләрне кочаклыйсың. Батмыйсың, аркаң белән су өстенә калкып чыгасың. Нәкъ балыкчының калкавычы сыман.
— Безнең максат — спортчылар әзерләү, — ди тренер.
Президент Рөстәм Миңнеханов алга шундый бурыч куйды — һәр бала йөзә белергә тиеш. Бу сөйләшү өчен аерым тема булса да, ул сорауны ачык калдырып булмый. “Арча” спорт комплексы директоры Рифкать Камалетдинов:
— Мәктәпнең физкультура укытучылары балалар белән бассейнга килеп, үзләре укучыларны йөзәргә өйрәтә ала, — диде.
Без бу турыда район мәгариф идарәсенең физик тәрбия методисты Илшат Хәбибуллин белән дә сөйләштек.
— Казанда киңәшмәдә булып кайттык, — дип сөйләде ул. — Анда физкультура укытучылары 4 сыйныфта укучы балаларны бассейнга алып килеп йөзәргә өйрәтү мәсьәләсе күтәрелде.
Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәновның да фикерләре кызыклы.
— Өченче ел баланы йөзәргә өйрәтү мәсьәләсе бездә бик яхшы куелган иде, — дип сөйләде ул. — Класс белән чиратлап бассейнга автобуста алып бардык балаларны. Хәзер транспортка килеп терәлде...
...Һәр бала йөзә белсен. Бу тема киңрәк сөйләшүне сорый.
Румия Надршина