Сынауларда сыналган туганлык

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Сынауларда сыналган туганлык

Очрашу вакыты сәгать унга дип билгеләнгән иде. Иртәдән яңгыр коя, якшәмбе көн дә бит әле, күңелдә “Килерләрме икән?” дигән шик тә туып алды. Әмма сүз әфганчылар турында бара, яңгырда гына түгел, дошман пулясы астында йөргән кешеләр бит алар. Билгеләнгән вакытка бар да җыелып бетте. “Яңгыр сәгать унга туктый ул”, — дип шаярышып та алдык. Шулай булып чыкты да.

Җыелышып беткәнче шәһәрнең көньяк мәчете имам–хатыйбы Хәлим хәзрәт белән сөйләшеп тордым. “Бу кешеләрнең бердәмлегенә сокланырлык”, — диде ул. — Кайберәүләр килә дә: “ Әти–әнинең кабере кайсысы икән?” — дип сорый. Таба алмасалар безне сүгеп тә китәләр әле. Ә болар андый түгел”.

Бу зиратта әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Марат Лотфуллин җәсәде җирләнгән. Арчаның 2нче урта мәктәбен тәмамлап Казандагы төзүчеләр институтына укырга кергән булган ул. Әмма аңа калалар төзү насыйп булмый, әфган сугышы башлана. Танкист егетнең гомере шунда өзелә.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Хәлим хәзрәт үзенең вәгазендә “Хаҗга барган кешеләрнең ни кичергәнен хаҗда булган кеше генә белә, диләр. Әфган сугышында булган кешеләрнең ниләр кичергәнен анда булганнар гына аңлый”, — диде. Менә шуңа күрә дә хәрби хезмәт ветераннарын берләштергән җәмәгать оешмасы “Сугышчан туганлык” дип атала. Аларның туганлыгы “кайнар нокталарда” сыналган, какшамас, мәңгелек. Әлеге оешма җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе Алмаз Борһанов менә шушы туганлыкның ничек барлык- ка килгәнлеге, ир–егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычлары, Маратның батырлыгы турында сөйләделәр. Сыйныф җитәкчесе, Татьяна Егорованың үзенең укучысы турында хатирәләрен уртаклашканда күзләре яшьле иде. Маратның әнисе Илсөя апа хастаханәдә авырып ята. Баласын югалткан ана гомере буе яралы кош кебек, берәүнең дә йөрәге тимер түгел...

— Без әфган җирендә башларын салган өч якташыбызның да чардуганнарын, ташларын яңартып чыгабыз, — ди Сергей Баһаветдинов. — Марат Лотфуллин каберендәгесен яңарттык. 9 майга кадәр калганнарын да эшләп куячакбыз.

Марат Лотфуллин истәлегенә үткәрелгән чарага директор Гөлназ Гыйниятуллина җитәкчелегендә 2нче урта мәктәп укытучылары, укучылары да килгән иде. Мәктәптә батыр якташыбыз истәлеген кадерләп саклыйлар, аның белән горурланалар.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International