Урман эш сөйгәнне ярата
Алар – урманчылар, ел да көз көне, сентябрьнең өченче атнасының якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Урман аларның яшәү рәвеше, шуның белән сулап яшиләр. Өстәвенә, организм өчен отышлы да: һавасы саф, шифалы. Үзендә күпме байлык! Иртә яздан гөмбә җыярга кереп китсәң, кара көзгә кадәр урман байлыкларыннан, нигъмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бар. Ә урманчылар алардан файдаланып кына калмый, урманны рәнҗетүчеләрдән яклау, саклау, халыкта урман байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү дә алар өстендә.
Урман кешене үзенә бер җәлеп итсә, аерыла алмыйсың инде. Урманчыларның һәрберсе турында аерым язып булыр иде. Арча урман хуҗалыгында гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган фанатлар шактый. Өчәр дистә ел буе хезмәт куючылар бар. Кайберләре хәзер лаеклы ялда инде. Ә бүген эшләүчеләрдән, хуҗалыкның бүлек җитәкчесе Әнәс Закиров, мәсәлән, 32 ел урман хуҗалыгында. Пүчинкә–Поникта туып–үскән егет кечкенәдән урманга гашыйк була. Мәктәпне тәмамлагач, колхоз юлламасы белән Казанга ветеринария институтына укыр-га керсә дә, урманның тарту көче үзенекен итә, 3 айдан аны ташлап, Йошкар–Ола политехник институтына укырга күчә. Аны тәмамлап бирегә кайтканнан бирле шушында. “Урман эше гомергә җиңел булмады. Тик без авырлыкларны коллектив белән җиңәргә өйрәнгән, — ди ул. — Эш вакытындамы, эштән соңмы, урманга кереп агачлар арасында бер йөреп чыксаң, күңел күтәрелә. Кешегә энергия бирә торган үз агачы була, минеке — имән. Шуны берничә минут кочып торсаң, гәүдәләр җиңеләеп китә”.
Урман хуҗалыгының гөрләп торган чаклары бар иде. Тик замананың кырыс җилләре бу өлкәне дә читләп узмады: биредә дә кыскартулар булды, кризисларны да кичерделәр... Бүгенге көндә, хөкүмәтнең урманчылыкка янә йөз белән борыла башлавына “Арча урманчылыгы” дәүләт казначылык учреждениесе директоры Шамил Хәйруллин да канәгать. “Урманчылыкка да яңа технологияләр үтеп керә башлады, — дип сөйли ул. — Үсентеләрне теплицада хәзер 1 ел эчендә үстерәбез, ә элек аңа ике ел кирәк иде. Узган ел урман кисә, төяп чыгара торган “Хорвестр” һәм “Хорвадер” маркалы яңа техникалар кайтты. Икесендә дә берәр оператор эшли. Ә элек ул хезмәтләрне әллә ничә кеше башкара иде”.
Яңа техникалар кайтса да, урманда кул хезмәтен таләп итүче эшләр барыбер күп. Элек күркә киптерү, цехта эшләү, урман чистарту, утырту, янгынга каршы полосалар ясау, киләсе елга урман кисү өчен урыннар әзерләү, урманны чыгару өчен юлларны киңәйтү кебек эшләрне ничек башкарсалар, хәзер дә шулай. Урман хуҗалыгының, Сурнар, Тукай, Балтач, Кенәр һәм Әтнә районындагы урманчылыклары белән барысы бергә 32203 гектар урманы бар. Үзләренә алмашка яшьләр килгәненә дә сөенә җитәкчелек. “Арча лесхозы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Нияз Сәлахов та шундый алмашларның берсе. Биредә 5 ел хезмәт куя ул, шуның ике елын җитәкче урынында. Урман хуҗалыгына очраклы гына килеп керсә дә, урман аны да үзенә җәлеп иткән, хәзер Нияз урман хуҗалыгы буенча югары белем ала. Үзен аңлаганнары, киңәшләре өчен остазларына рәхмәтле ул. Остаз дигәннән, тагын бер урман “фанатын” әйтеп китми булмый. Сурнар урманчылыгы лесничие Юрий Николаев ул. 1994 елдан бирле эшләү дәверендә аю, кабаннар белән күзгә-күз очрашкан чакларын юмор катыш сурәтләп хезмәттәшләрен еш елмайта. Ә ул чакларда бер дә елмаясы килмәгәндер!
Алар авыр хезмәтне әнә шулай уен–көлке белән җиңеләйтергә тырыша. “Күпкырлы урман көрәше” конкурсы вакытында да шулай булды. 4 урманчылыктан лесничий, мастерлар агач һәм куакларны үлчәүдә, агач кисү, мылтыктан ату, янгынга каршы инструментлар белән эшләү, диләнкеләрне үлчәү һ.б. осталыкларын күрсәтте. Мондый ярышлар, гадәттә, урманчыларның һөнәри бәйрәме алдыннан уздырыла. Бәйрәмгә кадәр урманчылыкларның халәтен, эш барышын, документларны барлап чыгалар. Бар яктан үрнәк булганы һөнәри бәйрәмнәрендә бүләкләнәчәк.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Шамил Хәйруллин хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен юлый: “Һәммәбезгә дус, тату булып, ярдәмләшеп эшләргә язсын. Гаилә бәхете, тыныч тормыш, хезмәтегездә яңа үрләр яулавыгызны телим”.
Розалия Зиннәтова