Кыскача

2016 елның 16 сентябре, җомга

Яңгырлар бәрәңге алуны тоткарласа да, һава шартлары туфрак эшкәртү өчен уңай тора. 15 сентябрьгә район хуҗалыкларында 44529 гектарда (план 66722 гектар) туфрак эшкәртелде.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре туфракны төп эшкәртүне төгәлләделәр.

Район буенча бер шартлы терлеккә 26,44 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Иң күп азык “Кырлай” һәм “Курса МТСы” ширкәтләрендә — 36 центнердан артык.

“Арча” ширкәтендә бер шартлы терлеккә — 15, “Акчишмә”дә 18 центнер гына туры килә.

3710 гектарда кукуруз суктырасы булып, шуның 170 гектары җыйнап алынды. Бер гектардан уртача уңыш — 42 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International