Һәркем катнашырга тиеш
Арча районында барысы 39 мең 591 сайлаучы исәпләнә. 553 егет һәм кыз тәүге тапкыр тавыш бирәчәк дип фаразлана. Ә Арчада яшәүче Владислав Барышевка икеләтә бәйрәм, аның 18 сентябрьдә туган көне дә. Бәхетлегә бүләк тә бар.
18 сентябрьдә районда 62 сайлау участогы эшләячәк. Сайлаучылар тавыш бирергә ике бюллетень алачак. Бюллетеньнәрнең берсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка 7 кандидат исеме язылган, икенчесендә — 14 сәяси партия.
5 сайлау участогында — Апаз, Наласа, Түбән Аты, Яңа Кишет һәм Өчиледә электрон сайлаулар узачак.
Сайлаулар иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр барачак. Сайлау көнне бәйрәм дә вәгъдә итәләр. Яхшы кәеф һәр сайлау участогында көтелә. Җыр, музыка... Киләчәкне төзүгә берәү дә битараф калырга тиеш түгел.