Киләчәкне сайлыйбыз
18 сентябрьдә елның иң төп сәяси вакыйгасы — Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар була. Президент Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлауларны Татарстан өчен парламентка республика командасын җибәрү дип бәяләде. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту мөһим. Моның өчен 18 сентябрьдә республиканың һәр кешесенә сайлау участогына килергә һәм үзе теләгәнчә сайларга кирәк.
Татарстанлылар тавыш бирүдә никадәр күбрәк катнашса, Татарстаннан Дәүләт Думасында шулкадәр күбрәк депутат эшләячәк. Татарстан өчен сайлауларның үзенчәлеге шунда, депутатлар өчен тавыш биреп, без республика өчен дә тавыш бирәбез. Дәүләт Думасында күпсанлы һәм көчле вәкиллек беренче чиратта республика, татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы рәвештә кайгырту өчен кирәк. Бу республиканың эре федераль программаларда катнашуын тәэмин итү, республикага федераль бюджет акчаларын кайтару, перспективалы проектлар өчен законнар базасын камилләштерү дигән сүз. Татарстан командасының Дәүләт Думасындагы аерым миссиясе — республиканың үзенчәлекле тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә тапшыру. Безнең тәҗрибәне башка төбәкләр куллана, безнең карарлар уңышлы һәм бөтен ил масштабында файдаланыла ала. 18 сентябрьдә һәр татарстанлының тавышы нәкъ менә шуның өчен әһәмиятле. Дәүләт Думасына вәкилләребезне никадәр күбрәк сайлыйбыз, алар Татарстан һәм Россия өчен шулкадәр күбрәк эшли алачак.
— 18 сентябрьдәге сайлауларга куанып барырлык сәбәпләр бар, — ди районыбызның Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. — Республика, федераль программалар безнең җирлектә дә матур гына тормышка ашырыла. Сугышта катнашучылар һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту дәвам итә. Сентябрь аенда тагын 2 ветераныбыз фатир алды.
Җирлегебездәге 4 фельдшер–акушерлык пунктының барысы да ныклап төзекләндерелде. Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бер гаилә быел субсидия алды. Шәхси хуҗалыкларны үстерү программасы буенча ике хуҗалыкка 200әр, ике хуҗалыкка 100әр мең сум субсидия бирелде.
2010 елдан бирле сыер асраучы хуҗалыкларга, соңгы вакытта кәҗә асраучыларга субсидия бирелә башлады.
Ташкичү һәм Иске Ашыт авылларына керү юллары, Ташкичү–Кысна юлы асфальтланды. Иске Ашыт һәм Ташкичү мәктәпләре, Ташкичү мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде.
Үзара салым акчасы 3 елдан бирле субсидия- ләнә. Быел 6 чишмә, 2 коены төзекләндердек, авыл урамнарына вак таш салу дәвам итә.
Дөньялар тыныч булсын да, халыкка файдалы программалар эшләп торсын!
Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова:
– Ничек бармыйсың инде сайлауга, минем бармый калганым юк. Адым атлаган саен Аллага шөкер итәм, тормышыбыз әйбәт, илдә тынычлык. Капка төбенә кадәр асфальт килгән, мәктәбебез яңа. Терлек асрыйбыз. Бәрәңгедән мул итеп уңыш алдык. Бу үзе бер куаныч. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Иптәшем тракторда, улыбыз югары белем алып, грант отып, Үрнәк агросәнәгать һөнәр көллиятендә укыта, кызыбыз укый да, эшли дә. Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш. Корбан чалдыр- дык менә. Иренмәскә, тырышырга кирәк инде. Сайлауларга депутатларга ышанып барабыз. Халык сүзен ишетеп, халык файдасына законнар кабул итсеннәр иде.
Арча шәһәренең “Питомник” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Ибраһим Сабиров:
— Халык арасында йөргәндә төрле фикерләр ишетергә туры килә. Шуларның берсе — сайлауларда катнашу яки катнашмау мәсьәләсе. Мин үзем сайлауга бармый калуны зур ялгышлык дип уйлыйм. Шуңа күрә һәр сайлауда катнашып үземнең фикеремне җиткерүне кирәк дип саныйм, кемгә яки кайсы партиягә тавыш бирү, монысы һәрбер сайлаучының үз эше. Тик шулай да монда уйланырга урын бар. Икенче төрле әйткәндә, районда, республикада һәм Россиянең үзендә эшләнгән эшләрдән хәбәрдар булу кирәк. Мин үзем соңгы ике елда “Питомник” территориаль җәмәгать үзидарәсен җитәклим. Безгә халыктан кергән төрле үтенечләр белән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә һәм депутатларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аларның берсе дә җавапсыз калмый, күп мәсьәләләр вакытында хәл ителә. Божа авылында Кыр урамында, Питомникта Болын һәм Тирәк урамнарында вак таштан юл җәелде. Шундый ук эшләр Фабрика һәм М.Галәү урамнарында да башкарылды. Күпер урамында гына да дүрт яңа йорт төзелде. Питомникта инеш аша яңа җәяүле күпер салынды һәм тагын берәү салыначак. Питомниктан олы юлга кадәр җәяүлеләр өчен тротуар эшләнде. Тимер юл вокзалы янында яңа бакча ачылды һәм шунда ук балалар өчен яңа уен мәйданчыгы да булдырылачак. Питомникта тагын бер яңа балалар мәйданчыгы төзелеп бетеп ята. Безнең территориядә яңа эш урыннары булдыру буенча да актив эш алып барыла.
Сайлауларга барып, барыгызны да бердәм тавыш бирергә чакырам. Бердәм булыйк, бергә булыйк! Шулай булганда гына тормышыбыз ямьле һәм җитешле булыр.
“Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин:
— Минем үземне соңгы елларда авылга карашның уңай якка үзгәрүе сөендерә. Республика программалары ярдәмендә терлек торакларын, гаражны төзекләндердек, силос–сенаж траншеялары төзедек. Шушмабашта яңа ветеринария пункты, Сәрдәбашка асфальт юл салынды. Авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 6 фатир төзелде.
Безнең халык бик актив, сайлауларда бердәм катнаша. Быел да шулай булыр, дип ышанам.
“Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев:
— Дәүләт программалары без — төзүчеләрне эшле итә. Быел гына да 5 мәктәпне, 1 мәдәният йортын, 2 авыл җирлеге бинасын, 5 медицина пунктын ныклап төзекләндердек, 4 күп фатирлы йорт төзедек.
Югарыда әйткәннәрдән чыгып фикер йөртсәк, төзүчеләр, әлбәттә, сайлауда бердәм катнашачак. Сайланган депутатлар халык мәнфәгатьләрен кайгырткан законнар кабул итсеннәр, республикага файдалы эшләре белән куандырсыннар.
Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов:
— Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кебек мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый, дип саныйм. Соңгы ике елда районыбыздагы уңай үзгәрешләрне күреп шатланмый мөмкин түгел. Балалар бакчалары, мәдәният йортлары, фельдшер–акушерлык пунктлары, спорт корылмалары, торак йортлар, парклар төзелә. Әлбәттә, мондый уңышлар үзеннән–үзе генә барлыкка килми. Районыбыз җитәкчесе Илшат Нуриевның тырышлыгы, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның арчаларга күрсәткән мәрхәмәте нәтиҗәләре дип саныйм мин бу үзгәрешләрне. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланачак команда — тәҗрибәле профессионаллар командасы. Республикага, районыбызга нәрсә кирәклеген төгәл белүче якташларыбыз алар.
Өлкән яшьтәге кешеләр бүгенге җәмгыятьнең иң актив катлавы. Сайлау көнне дә өлкәннәребез бу сыйфатларын тагын бер тапкыр расларлар, дип ышанам.
Ильяс Фәттахов