Рәхмәт әйтәләр
Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләрдән хат алдык. “Г.Сафиуллин, Чәчәкле, М.Лотфуллин, М.Гафури урамнарында яшәүчеләр район җитәкчесе Илшат Нуриевка бик рәхмәтле.
Көньяк урамы белән М.Гафури урамын тоташтыручы юлның бик начар хәлдә булуы турындагы мөрәҗәгатьләребезгә әлегә кадәр игътибар итүче булмаган иде. Районның яңа җитәкчесе катнашында узган соңгы җыенда әлеге мәсьәлә яңадан күтәрелде һәм уңай хәл ителде.
Шәһәрнең көньяк өлешендә шулай ук балалар мәйданчыгы куелды, ул балалар күңеленә хуш килде. Бу якта ачык һавада шөгыльләнә алырлык спорт комплексы булса да ярап куяр иде.
Быел, җәй эссе булуга карамастан, без суга да кытлык сизмәдек, өзек-лек булмады, элегрәк кыенлыклар кичерә идек.
Без сайлауларга да бердәм барачакбыз, чөнки безне ишетәләр, проблемаларны хәл итәләр”, — диелә күп имзалар куелган хатта.