“Без бит – Арча яклары”

2016 елның 16 сентябре, җомга

“Без бит – Арча яклары”

1–4, 5–8, 9–11нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан яңа хрестоматия дөнья күрде. Өч томдагы “Без бит – Арча яклары” дигән бу җыентыкта Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, шулар белән беррәттән әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тупланган.

– Әлеге китапка кертелгән әсәрләр аша якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урыныгызны табарга ярдәм итү максаты куелды. Бу әсәрләр сезгә рухи дөньягызны баетырга, бер–берегезне хөрмәт итәргә өйрәнергә, алдыгызга куелган максатларга ирешергә ярдәм итәр, дигән теләктә калам, – дигән район башлыгы Илшат Нуриев китапка кереш сүзендә.

Укучылар гына түгел, әдәбият сөючеләр дә өзелмичә укып чыгарлык бай эчтәлекле, кызык- лы, мавыктыргыч әсәрләрдән торган бу җыентыкны бастырып дөньяга чыгару да Илшат Нуриев идеясе.

– Узган ел кыш язучылар белән очрашу вакытында район башлыгы якташ әдипләребез әсәрләрен туплап, хрестоматия чыгару уе барлыгы турында белдергән иде. Без шуны тормышка ашырдык, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. – Бу китапны туплауда “Казан арты” тарих–этнография музее, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, районның барлык татар теле, башлангыч сыйныф укытучылары үз өлешен кертте, якташ язучыбыз Рөстәм Галиуллин, “Мәгариф–Вакыт” нәшрияты җитәкчесе Мөдәррис Вәлиев зур ярдәм итте. Ә матди ярдәмне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин күрсәтте.

– Якташларыбыз язган әсәрләр сездә әдәбиятка һәм туган ягыбызга мәхәббәт уятыр, дип уйлыйм. Киләчәктә максатларыгызга ирешеп, Арчабызның лаеклы уллары, кызлары булырсыз, дип ышанам, – дигән Лотфулла Шәфигуллин кереш сүзендә.

Һәр китап Габдулла Тукай иҗаты белән башланып китә. Аны Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхвәтуллин һәм башкалар кебек даннары ерак- ларга таралган язучылар, бүгенге көндә районда яшәп иҗат итүче танылып килүче каләм ияләренең әсәрләре дәвам итә.

Арча сәнгать мәктәбендә кичә “Без бит – Арча яклары” дигән дәрестән соң уку өчен чыгарылган өч томлык җыентыкны тәкъдир итү кичәсе булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

Аннан сүз чараның олы кунагы Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка бирелде.

– Үз тарихыңны, үзеңдә чыккан әдипләрне барлау зур әһәмияткә ия. Укытучыларга сөйләү өчен дә зур материал бу, – диде ул. – Бүген һич икеләнмичә танылган шәхесләр, әдип-ләр бирү буенча Арчаны беренче урынга куя алам.

Китап бәйрәменә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кайткан, әсәрләре әлеге китапларда тупланган якташ әдипләребез, безнең төбәктән чыккан үзешчән язучы, шагыйрьләр, республика газета–журналларында эшләүче журналистлар да чакырылган иде. Ул укучылар, Арча үзешчәннәре чыгышы белән бизәлеп барды, хрестоматиядә бирелгән әсәрләрдән өзекләр яңгырады, сәхнәләштереп күрсәтелде. Соңыннан әдәбият, сәнгать, мәдәният, театр өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучылар, яшьләргә районның быелгы Гариф Ахунов исемендәге премиясе тапшырылды. Бу хакта тулырак мәгълүматны киләсе санда укырсыз.

Хикәяләрем әлеге хрестоматиягә кергән автор буларак, моның белән чиксез горурланам, минем исемемне шулай танылган әдипләр белән беррәттән куйган һәм зур ышаныч баглаган район җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Алар да үсеп килүче яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләсә, туган җиребезне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, бик шат булыр идем. Әсәрләре шушы җыентык- ларга кергән һәр автор минем бу сүзләрем белән килешер дип уйлыйм.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International