Халыкка — бүләк
Кичә Орнашбашның яше-карты чын күңелдән бәйрәм итте — көндез яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концертын карап хозурланса, кичен “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Алпамыш алпавыты” спектаклен (Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган) карады.
Елга якын мәдәният йортыннан башка яшәгән авыл өчен бу күңелле вакыйгалар булды. Ә вакыйганың иң зурысы, боларга кадәр булганы — авылда яңа күпфункцияле үзәк ачылды.
Авылга мәдәният учагы кирәклеге турында сүз соңгы елларда еш телгә алынды. Авыл яшьләре кайларга гына мөрәҗәгать итеп караса да, сәгате сукканны сабыр гына көтәргә туры килде. Насыйп булгач, тугыз ай эчендә элеккегесе урынында, авыл уртасында мәһабәт бина калкып чыкты. Ул Әтнә ягына кайтучы–китүчеләрне гүзәллеге белән озатып кала.
Элеккеге мәдәният йорты бинасын хәзер авыл халкының искә дә төшерәсе килми. “Бер елны яңа елга берничә көн кала сәхнәсе җимерелеп төште, — дип искә төшерә мәдәният йорты директоры Гөлназ Гомәрова. — Ул чакта директор булып ирем Фәрит эшли иде. Ул яшьләрне җыеп хәлне аңлаткач, яшьләр көн–төн эшләп, өч көн эчендә мәдәният йортын рәткә кертте. Сәхнәне генә ясап калмыйча, спортзалны, кино будкасын сүтеп, тамаша залын киңәйттеләр. Ә Яңа ел кичәсе ул елны искиткеч матур булды”. Узган ел ноябрьдә иске мәдәният йортын сүткәч, авыл халкы Яңа ел бәйрәмен урамда уздырган. Орнаш- башта яшьләр бик актив. Үзләре кайда гына эшләсә, яшәсә дә, атна саен авылга ашыга алар. Ә төп җыелу урыны — мәдәният йорты. Биредә бергәләп яңа идеяләре, фикерләре белән уртаклашалар. Сабантуйларны да авыл халкы үз көче белән оештыра, айга бер тапкыр яшьләр авыл яңалыкларын һәркемгә дә җиткерү нияте белән гәҗит чыгаралар. “Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә актив монда, — дип сүзгә кушыла яшьләр турында сүз чыккач, 19 ел биредә мәдәният йорты директоры булып эшләгән Фәридә Сабирова. — Елга икешәр тапкыр авыл халкы белән спектакльләр куя идек, үзебез үк режиссер да”.
Үз авылларына хөрмәт күрсәтеп, шундый мәһабәт бина бүләк иткәннәре өчен авыл халкы республикадагы максатчан программаларның тормышка ашырылуына район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтләрен җиткерә. Узган ел район башлыгы бирегә килеп җимерек хәлдәге бинаны күргәч, шундук Президентка мөрәҗәгать иткән, ә бүген нәтиҗәсе — күз алдында. Үзәк ачылышына килгән район башлыгы Илшат Нуриевка, Премьер–министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка авыл халкы берсен–берсе уздырып рәхмәтләрен һәм гозерләрен әйтеп калырга ашыкты. Гозерләре дигәннән, балалар бакчасының тузуына, авылда мәктәп булмавына борчыла халык. “Киләсе елга сезнең авылдагы балалар бакчасын төзекләндерү программасына кертәбез. Ә мәктәпкә килгәндә, 30дан артык бала булса, төзибез. Авылның киләчәге турында кайгыртыгыз, балаларыгыз- ны читкә җибәрмәгез”, — дип вәгъдә бирде район башлыгы.
Авылның тарихчысы Мөнир Касыймов Орнаш- башта бүген шушы ук урында өченче мәдәният учагы ачылуы турында сөйли. Беренчесе 1932 елда халык йорты булып (анда мәктәп тә урнашкан була), икенчесе 1973 елда ачылган. “Клуб янәшәсендә мәдрәсә, мәчет булып, аннан ул мәктәпкә әйләнеп, гомер буе клуб белән янәшә халыкны агартып, аң–белемгә омтылдырып яшәгән. Бусы — авыл өчен искиткеч зур байлык, мәдәниятле авыл өчен хөкүмәтнең зур бүләге”, — дип үткәннәр турында сөйләп китте ул.
Күпфункцияле үзәкне “Арча КСМы” ширкәте төзегән. 100 урынга исәп- ләнгән мәдәният йорты да, китапханә дә, Утар Аты фельдшер–акушерлык пунктының филиалы да (Утар Аты фельдшеры Римма Галимҗанова атнаның өч көнендә авыруларны монда кабул итәчәк) бер түбә астында. 300дән артык кеше яшәүче авыл өчен, чыннан да, зур бүләк бу. Озак еллар авылга игелекле хезмәт итсен.
Розалия Зиннәтова