Барысы да халык өчен
15 сентябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнар җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Җыенда район җитәкчесе Илшат Нуриев дәүләт программаларын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде.
— Соңгы ике елда гына да шәһәрдә һәм авылларда бик күп эшләр эшләнде, — диде ул. — Республикада гамәлдә булган 30 программаның 26сы (дүртесе үтәлде инде) безнең районда тормышка ашырыла. Узган ел парклар төзү, быел сулыкларны төзекләндерү программаларына да керә алдык. Быел 5 мәктәп ныклап төзекләндерелде. Төзүчеләр бик сыйфатлы итеп эшли. Балаларга яхшы белем бирү өчен бөтен шартлар бар.
Быел 2 фельдшер–акушерлык пункты, 2 ветеринария пункты, 2 клуб төзелде, 10 фельдшер–акушерлык пункты нык-лап төзекләндерелде. Үзәк хастаханәдә ныклап төзекләндерүнең өченче чираты башлана. Озакламый патологоанатом бүлекчәсе ачыла, анда суд–медицина эксперты да булачак.
— Безнең районга җылы карашы өчен республика Президенты Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт! — диде район җитәкчесе. — Узган ел 4 балалар бакчасы төзи алдык, быел Хәсәншәех авылында балалар бакчасы төзү башланды. Киләсе елга Наласада да яңа бакча төзелер, дигән өмет бар.
Быел 7 авылга асфальт юл килде. Киләсе елда 5 авыл юллы булачак, әле бу сан артырга да мөмкин. Арча шәһәрендә 15 километр юл төзекләндерелде. 2017 елда шәһәрнең көньяк өлешендәге урамнарга зур игътибар биреләчәк.
Шәһәр җирлегендә 6 млн. сумнан артык үзара салым акчасы җыелды. Әлеге акчалар Зур һәм Интернационал урамнарына яңа яктырткычлар куюга, стадион янында экстремаль уен төрләре паркы төзүгә, су белән тәэмин итүне яхшыртуга һ.б. тотылачак.
Район башлыгы булган проблемаларга да тукталды. Киләсе елда шәһәрне су белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк. Эш урыннары булдыру буенча алга китеш бар, быел 170ләп эш урыны булдырылды, киләсе елда бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Илшат Габделфәртович бердәм булырга, 18 сентябрьдә булачак сайлауларга актив килеп, сүзгә түгел, эшкә карап тавыш бирергә чакырды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында республиканың үсеш адымнары, киләчәккә планнар турында сөйләде.
— Арча районы республиканың милли өлгесе булып тора, — диде ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов. — Арча районы иң зур авыл хуҗалыгы районы да һәм ул республика ирешкән уңышларга зур өлеш кертә.
Марат Әхмәтов арчаларның мөмкинлекләре тагын да зуррак булуын әйтеп үтте. Ул республиканың, аның авыл хуҗалыгының үсеш перспективалары турында сөйләде.
Ильяс Фәттахов