Татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халыкның рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, районыбызда фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләгән I район фестивале уздырылды. 17 сентябрь көнне шәһәребезнең Җиңү паркына, Парклар һәм скверлар көне уңаеннан, әлеге фестивальдә катнашучыларының иң-иңнәре йомгаклау турына җыелды.
Бәйрәмдә Урта Сәрдә авыл клубының “Нур” фольклор коллективы башкаруында “Кодаларны кунакка төшерү” , Шура авыл клубының “Чордашлар” фольклор коллективы башкаруында “Өй котлау” , Кышкар авыл клубы каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт” фольклор коллективының “Сөннәт котлау” , Якты-Көн авыл клубының “Уракчы кыз” фольклор коллективы башкаруында “Кич утыру” , Урта Курса авыл Мәдәният йорты “Балкыш” фольклор коллективы башкаруында “Сепарат аерту” , Ташкичү авыл Мәдәният йортының “Өммегөлсем” фольклор коллективы башкаруында “Капка төбендә утыру” күренешеләре күрсәтелде, Плодосовхоз авыл клубы каршында эшләүче “Яшь йөрәкләр” фольклор вокаль ансамбле башкаруында татар халык җырлары, Түбән Аты авыл Мәдәният йортының “Чишмә” фольклор коллективы башкаруында “Кичке уен җырлары” яңгырады.
Урта Сәрдә авыл клубының “Нур”, Шура авыл клубының “Чордашлар”,
Кышкар авыл клубы каршында эшләп килүче “Зөбәрҗәт”, Урта Курса авыл Мәдәният йорты “Балкыш” фольклор коллективлары Арча районы башкарма комитеты “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесенең лауреат дипломы, калган коллективлар “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.