Көчле рухлы шәхес
Көзге урам буйлап мөлаем бер ханым килә. Бу гүзәл зат бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Фирая Салих кызы Йосыпова.
Тумышы белән Балтач районы Иске Салавыч авылыннан. Гүзәл табигатьле төбәктә 1956 елның кояшлы, муллыкка бай көз ае — сентябрьдә дөньяга аваз сала ул. 1972 елда Иске Салавыч сигезьеллык, 1974 елда Балтач урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының география–биология бүлегенә укырга керә. Шау–шулы студент еллары үзенең куаныч–мәшәкатьләре белән бик тиз узып китә. 1979 елда кулына диплом алган яшь кыз хезмәт юлын Аксубай урта мәктәбендә башлап җибәрә.
1982 елда язмыш җилләре Фираяны Арчага алып килә, яшь гаилә шушы төбәккә кайтып төпләнә. Фирая ханым Арчаның 3нче мәктәбендә чирек гасыр география укытучысы, соңрак укыту эшләре буенча директор урынбасары була. Эшләгән елларын бик сагынып, яратып искә ала. Олы йөрәкле өлкән укытучылардан мөгаллимлек серләренә төшенсә, тәҗрибәле мәктәп директорларыннан (бигрәк тә Шәфигулла Гариповка бик рәхмәтле) оста җитәкче булырга, эш алымнарына өйрәнә. Тату, бердәм, кешелекле коллектив Фирая Салих кызының икенче гаиләсенә әверелә. Ул чорда республика семинарлары, конференцияләр бик зур оешканлык белән үтә, ә Фирая ханым ачык дәрес бирәме, чыгыш ясыймы — һәрчак алгы сафта. Эшләү дәверендә җитәкчелек тарафыннан хезмәте уңай бәяләнә: күп санлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре исемен ала.
Укучылары да һәрчак яратып искә ала Фирая Салиховнаны. Ярдәмчел, үтә дә кешелекле, бөтен кешенең хәсрәтен үз йөрәге аша уздыручы олы йөрәкле, көчле рухлы шәхес ул Фирая апа. Шуңа да аның дуслары да күп. Тереза анакай кебек һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер, янәшәсендәгеләргә күңел җылысын өләшүче киң күңелле Фирая ханым һәрчак дуслары, туганнары, балалары янында.
Фирая Салиховна тормыш иптәше, атаклы төзүче Рәфкать Йосыф улы белән ныклы гаилә корып, 37 елдан артык бик күп- ләргә үрнәк булып яши. Алар бер ул һәм бер кыз үстерделәр, икесе дә югары белемле төзүчеләр. Бүгенге көндә Фирая ханым иренең ышанычлы, сөекле хатыны, балаларының яраткан әнисе, оныкларының мөлаем дәү әнисе һәм туганнарының ныклы терәге.
Лаеклы ялга чыккач, тимер атны иярләгән ханым да әле ул. Кайнанасы исән вакытта Балтач белән Арча арасын көн- аралаш таптады ул. Олы яшьтәге әнисен багып тәрбияләде.
Шушы көннәрдә Фирая ханым олуг юбилеен каршылый. Шушындый зур һәм якты бәйрәме көнендә без аңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Ихтирамга лаеклы кешебез, Сезгә иң мөһиме — сәламәтлек, тигезлек, җан тынычлыгы, алдагы көннәрегезне дә иминлектә, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш–туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, Рәфкать әфәнде белән хәерле, бәрәкәтле тигез озын гомер итегез!
Бу изге теләкләргә Сезнең тормыш иптәшегез, балаларыгыз, киленегез, киявегез һәм оныкларыгыз да кушыла.
Арча 3нче мәктәбенең
элеккеге коллективы
исеменнән Наҗия Хөсәенова