Түләүләрне вакытында башкар
Районда торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәүчеләрнең әҗәте 6 млн. сумнан артып киткән. Монда сүз күп фатирлы торакларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләр турында бара.
Әле яңа гына бу турыда үткән шимбәдә үткәрелгән киңәшмәдә җитди сөйләшенде. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин алып барды. Мәсьәлә җитди.
— Торак–коммуналь хезмәтләрдән файдаланасың икән, аңа ай саен түләп барырга кирәк, — дип катгый итеп әйтә районның торак–коммуналь хуҗалыгы секторы мөдире Илфат Рәхимов.
Районның бердәм исәп- ләүләр үзәге директоры Илдар Әхмәдиев:
— Нигездә эчкечеләр, имин булмаган гаиләләр түләми, — дип сөйләде. — Дөрес, төрлесе бар. Үзләре Казанда яшәп, Арчада фатир тотучылар да, йортларны дача максатыннан файдаланучылар да, шалтыратсаң, сезнең ни эшегез бар, дип әйтүчеләр дә бар. Беркайда эшләмәүчеләр дә юк түгел.
Һәркайсыбызга тынычлык кадерле. Күпләр квитанцияләр килүгә почтага, банкларга йөгерә, хәтта өеннән дә чыкмыйча электрон түләүләрне башкара. Өстә бурыч тору ул тынычлыкны боза торган нәрсә.
— Моңарчы торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәүчеләргә пенялар булмады, тора–бара пенялар сала башлаячакбыз, — дип искәртте бердәм исәпләүләр үзәге директоры Илдар Әхмәдиев.
Әҗәтләрне түләттерү буенча эшләр судка кадәр барып җитә. Без бу турыда суд карарын үтәтүчеләр — Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Шиһабетдинова белән сөйләштек.
— Республикада торак–коммуналь хезмәтләргә бирәчәкләрне эзләп алу буенча 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр айлык бара, — дип сөйләде ул. — Айлык вакытында үткәрелгән рейдлар вакытында 6 гаиләнең 82 мең 300 сумлык көнкүреш җиһазына арест салынды. Бирәчәкләрне без кешенең хезмәт хакының, пенсия, банктагы акчасының 50 процентына кадәр тотып калырга хокуклыбыз. 144 кешенең торак–коммуналь хезмәтләргә 2 млн. 294 мең сум әҗәтен эзләп аласы бар иде. Бүген шуның яртысын диярлек эзләп алдык.
Торак–коммуналь хезмәтләргә бирәчәге 200 мең сумнан да артып киткән кешеләр бар.
— Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр түләүләрне ай саен башкармый икән, бу күршесенә һәм шушы йортта көн иткән башкаларга зыян дигән сүз, — дип сөйли бердәм исәпләүләр үзәге җитәкчесе Илдар Әхмәдиев. — Йортның уртак чыгымнары бар бит. Мәсәлән, подъезддагы ут һ.б. Ә йорт чыгымнары өчен исәп–хисапны ай саен өзеп барырга кирәк. Димәк, кайбер чыгымнар өчен түләүләрне башкаларга күтәрергә туры килә. Дөрес, түләмәүчеләр бирәчәкләрен кайтарган очракта ул акчалар киредән шул йортта яшәүчеләргә кайта.
Бүген без сүзне торак–коммуналь хезмәтләргә түләү мөмкинлеге булып та, ай саен исәп–хисапны башкармаучылар турында алып бардык. Аз керемле гаиләләрне дә истән чыгармадык. Аларның хәлен берникадәр субсидияләр җиңеләйтә.
Румия Надршина