Ат асраучыларга азык алган өчен субсидия бирәләр. Моның өчен азык алу турындагы документлар белән җирле Советларга килергә кирәк. “Субсидия лимитлы, шуңа күрә моны тиз арада эшләгез”, — дип киңәш итә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс һәм икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.