Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга рәхмәтен белдерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елның 18 сентябрендә VII чакырылыш Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.
“Сайлау участокларына килгән һәм туган республикасын хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре – чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисадый курска, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм динара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калуга ышаныч вотумы ул. Без Россия Федерациясе Дәүләт Думасына “Татарстан командасын” – тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын җибәрәбез”, – диде ул .
Рөстәм Миңнеханов сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә кайгыртачагына ышанычын белдерде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте