Бер гасыр яшәүчеләр сафы артты

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бер гасыр яшәүчеләр сафы артты

18 сентябрь көнне Гамбәр Галиевага 100 яшь тулды. Арча районында икенче гасырга аяк атлаучылар тагын бергә артты, шөкер. Үзенең шул яшькә җитә алуына гаҗәпләнә ул: “Шулкадәр авырлык күреп тә шушы яшькә — 100гә кадәр ничек яшим икән? Әти белән әнинең дә, яшь килеш бала тапканда вафат булган Мәрьям апаның, улларымның да гомерен яшимдер инде”, — ди 4 яшеннән ятим калып, бүгенге көндә кызы Дания белән кияве Гомәр тәрбиясендә яшәүче әбекәй.

Чистай районының Кызыл Ялан авылында дөньяга килә ул. Дүрт балалы гаиләнең төпчеге булып. Гаилә ишәя, крестьянның ишле гаиләне туйдырырлык мөмкинлеге һаман кими бара, уйлана торгач, әтиләре гаиләсен Казахстанның Павлодар шәһәренә алып китә. Үзе байга хезмәтче булып яллана, хатыны байның йортында эшли, балаларын карый. Байның хезмәтчеләре өчен төзелгән йортында яшәсәләр дә, тамаклары туя. Тик бәхет кенә көтеп тормаган монда. Китапларга язарлык язмыш- лар... Беркөнне басуда эшләгән әтиләре караңгы төшкәч тә өйгә кайтмый. Эзли чыккан бай хезмәтчесенең җансыз гәүдәсен алып кайта: башына кан сауган. Иренең үлемен авыр кичергән әниләре баш авыртуыннан зарлана башлый, ярты ел дигәндә ул да якты дөньяны калдырып китә. Шул елны Гамбәр мәктәпкә укырга керә. Бу вакытта өлкән апасы Мәрьям Казанга табиб булырга укырга киткән, Исмәгыйль абыйсының шахтада эшли башлаган вакыты була. Сеңелләре Рабига белән Гамбәрнең ятим калуына ачынып Мәрьям апасы авылда калган әтисенең туганы — Кызыл Ялан мулласы Гайсә бабайга хат яза: балаларны сез тәрбияли алмыйсызмы, янәсе.

Олы йөрәкле була мулла, үзенең ишле гаиләсенә ике ятимәне сыендыра, мәдрәсәдә дин сабагын өйрәтергә бирә. “Әни гарәпчә укый, яза белә. Үзлегеннән кириллицаны өйрәнгән. Мин Ташкентта институтта укыганда татарча хат яза иде”, — ди кызы Дания апа.

14 яшеннән кырда эшли башлаган кыз, бригадирга кадәр күтәрелеп, 19 яшендә Габбас атлы егет белән гаилә корып җибәрә. Яшь гаилә Каракалпакстанның Нукус шәһәренә барып урнаша. Анда яшәгән туганнары Хәлимә апаның булуы да ышаныч бирә. Ә Хәлимә апалары ярдәменнән ташламый аларны, Габбасы фронтка алынгач ике бала белән землянкада яшәп яткан Гамбәрне үз янына яшәргә чакыра ул. Сугыш елларындагы ачлыкны безнең яклардагы сыман үзәк өзгеч авырлык белән кичерми алар. Бакчачылыкта эшләгән Гамбәр апа балаларын да еш кына үзе белән алып бара. Ә бакчада тамак өчен куркасы юк.

Сугыштан исән-имин кайт-кан Габбас абый дүрт сыйныф белеме белән озак еллар ипи заводы директоры булып эшли, Гамбәр апа лаеклы ялга чыкканчы хастаханәдә пешекче була.

3 бала тәрбияләп үстерә алар. Тик бүгенге көндә Даниясе — төпчеге генә исән-сау. Рөстәме 2010 елда инсульттан, Җәүфәре 40 елдан артык элек Түбән Кама заводында инженер буып эшләгән чагында фаҗигале төстә вафат була. Ул чакларда нинди кисәкләргә телгәләнгәнен ана йөрәге үзе генә белгәндер. Бүгенге көндә 5 оныгы, 4 оныкчыгы бар аның.

Кеше ярдәменә мохтаҗ ананы, инде үзе дә 70ен тутырып килүче кызы бала караган кебек тәрбияли. Гомере буе табиб булып эшләве ярдәм итә Дания апага. Нинди генә чаклары булмый бит әнисенең. Хәлләренә кереп, әнисен йөртергә коляска биргәннәре өчен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиевка, туган көнендә әбине зурлап котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтен җиткерә ул. Кирәк чакта булышырга әзер торган уллары Радикның күрше урамда гына яшәвенә дә куана. Тик кызлары гына еракта — Ташкентта ук. Аның белән аралашырга ярый әле Интернет челтәре бар.

“Әтине дә без карап озаттык. Әнине карый алуыма сөенәм. Андый бәхет, андый саваплы гамәл белән Аллаһы Тәгалә бар кешене дә бүләкләми бит. Димәк, мин шуңа лаек”, — ди Дания апа.

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International