Яшь армиячеләр ант бирде
2015 елның октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә “Россия укучылар хәрәкәте” Бөтенроссия җәмәгатьчелек–дәүләт балалар–яшүсмерләр оешмасы төзелде. Ул балаларны үстерүдә дүрт юнәлешне үз эченә ала. Шуларның берсе – патриотик тәрбия.
– Әлеге юнәлеш кысаларында районда яшь армиячеләр хәрәкәте төзелде, мәктәпләрдә яшь армиячеләр отрядлары булдырылды. Арча районы буенча “Яшь армиячеләр” отряды командиры итеп Левон Авлрцян сайланды, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. – Балалар хәрәкәте үсеше буенча республика алдынгылар рәтендә бара. Күптән түгел Мәскәүгә барып тәҗрибә дә уртаклашып кайттык. Республикадан җиде кеше идек, бу хәрәкәткә анализ ясадык, үз идеяләребезне керттек, фикерләребезне җиткердек.
Яшь армиячеләр отрядлары балалар хәрәкәтенең бер төре буларак, туган илгә мәхәббәт, үз халкыбыз тарихына ихтирам, Ватаныбызга хезмәт итү, аны саклау теләге һәм ихтыяр көче тәрбия- ләүне күз алдында тота.
Узган атнада Җиңү паркында шушы сыйфатларны үз эченә туплаган яшь армиячеләр парады булды. Тантаналы шартларда байраклар чыкты, сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориал янында почетлы каравыл торды, Арчаның беренче мәктәбеннән булачак ил сакчылары тарафыннан армиядә кул сугышы алымнары күрсәтелде, икенче мәктәп укучыларының күрсәтмә чыгышлары булды.
Яшь армиячеләр парадын Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов ачып җибәрде.
– Кемнәр соң ул яшь армиячеләр? Без укытучылар, ата–аналар, район белән берлектә үз патриотларыбыз, чигебез, туган җиребез сакчыларын тәрбияләячәкбез. Бергәләп армия тормышына әзерләнәбез, – диде ул. – Бу отрядларга егетләр генә түгел, кызлар да керә. Сигез яшьтән башлап туган илебез, барлык сугышлар тарихларын өйрәнербез. Бүген без булачак отрядлар командирларын да җыйдык. Отрядлар командирлары – хәрби хәзерлек нигезләре дәресләре укытучылары белән без күп еллардан бирле иңне–иңгә куеп эшлибез, бергәләп хәрби хәзерлек нигезләре дәресләре, хәрби җыеннар үткәрәбез. Бу әле башлангычы гына. Бергәләп тотынганда, без зур көч. Киләчәктә район гына түгел, республика, хәтта Россиякүләм ярыш-лар, слетлар, җыелышларда да катнашырбыз. Уңышлар сезгә.
– Сезгә яхшы укырга, тәртипле булырга, үзегезне башкаларга үрнәк булырдай итеп тотарга кирәк, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
Шушы сүзләрне җөп-ләп, яшь армиячеләр һәр яктан үрнәк булырга, киләчәк солдат тормышына, чын ил сакчылары булырга әзерләнергә, үзләрен физик яктан ныгытырга, сугышта башларын салган геройлар истәлеген сакларга, илебезнең лаеклы гражданнары булырга ант бирделәр.
Соңыннан Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салдылар.
Солдат тормышы егетләрне төрле яктан сыный. Авырлыкларга түзәргә, кыенлыклар алдында сынмаска өйрәтә, чын ир–егет ясый. Ул мактаулы да, намуслы да, шул ук вакытта кырыс та. Бу көн дә шуны исбатларга теләгәндәй кырысрак булды, яңгыр явып үтте. Тик яшь армиячеләрнең моңа исе китмәде. Чөнки алар – уттан да, судан да, яңгырдан, бураннан да курыкмый торган булачак кыю, батыр ил сакчылары.
Гөлсинә Зәкиева