Алар авырлыкларны елмаеп җиңгән

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Алар авырлыкларны елмаеп җиңгән

Бу язмамда сүз күбрәк Шәрифҗан абый турында барырга тиеш иде. Чөнки аның олуг юбилее — 17 сентябрьдә аңа 90 яшь тулды.

Әмма ул бик аз сүзле кеше булып чыкты. Баштан ук “дилбегәне” тормыш иптәше Нәзифә апа кулга алды. Аның моңа тулы хакы бар — 62 ел бергә гомер итәләр. Балалары да башта ук “Безнең әнинең “тракторы” тиз кабына” , — дип әйтеп куйды.

Тракторны телгә алулары да юкка түгел — Шәрифҗан абый 1942 елдан башлап тракторда эшләгән. Яхшы тракторчы булган, СССР халык казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнгән.

— Безнең Шәрифҗанның “тракторы” озак кабына, — дип сөйләп китте Нәзифә апа. — Кабызганнан соң катырак эшли башлаганда аны сүндереп тә куйган вакытларым булды. Шулай булмаса, шуның тикле еллар бергә яши дә алмаган булыр идек.

Шәрифҗан — Апаздан, мин — Мирҗәмнән. Клубта очрашкалый идек. Мин бер яшьтә чакта әни үлгән, 7 яшьтә вакытта әтисез калдым. Үги әни булгач укый да алмаганмын, бер класс та бетермәдем мин, үзлегемнән укырга, язарга өйрәндем. Безнең авыл мари авылы белән янәшә, шулар белән аралашып марича, русча сөйләшергә өйрәндем.

Бервакыт мәктәп директоры чакыра. “Укырга кер, укымасаң надан каласың бит”, — ди. Шунда мин менә бу шигырьне сөйләп күрсәттем:

Ак каеннар, тополь,

 алмагачлар

Ак челтәрләр белән

 бизәлгән.

Җемелдәшә җирдә

 ап–ак карлар

Бакча матур булып

 бизәлгән.

Әнә анда агач арасында

Матур песнәк

 сайрый очынып.

Йомшак кына

 иелеп–бөгелеп тора

Ул утырган нечкә

 талчыбык.

Марича да, русча да шигырьләр сөйләдем — шаккаттылар. Үги әни мине 11 яшьтә Носыга бала карарга җибәрде, 7 ел өч бала карадым. Үги әни Шәрифҗан кияүгә сорап килгәч тә бирәсе килмәде. Дусты Мөбарәкҗан белән килгәннәр иде. Мөбарәкҗан шыпырт кына әйтә: “Кич син бура артында тор, урлап алып китәбез”, — ди. Шулай эшләделәр дә. Шәрифҗан ярлы гаиләдән иде, кечкенә генә өй. Яхшы кара айгыр җигеп килгәннәр, аны бәйләп куйганнар иде, айгыр тартылуга веранда ауды. Өйгә керәбез, бозау мөгри, әнисе, әнисенең әнисе, өч кыз туганы бергә яшиләр икән. “Моннан җаен табып таярга кирәк” , — дип уйлыйм. Сәкегә урын җәйгәннәр, алты кеше шунда йокларга тиеш икәнбез. Төнлә шуып төшеп чыгып китмәкче идем, ишеккә аркылы лом тыгып бәйләп куйганнар. Арттан чыгып җиттеләр...”

Нәзифә апа сөйли, без рәхәтләнеп көләбез, Шәрифҗан абый матур итеп елмаеп, тыныч кына тыңлап утыра. Сөйкемле кешеләр.

— Балаларыбыз бик акыллы, алар өчен шатланып туя алмыйбыз, — ди әни кеше. — Шәүкәт улыбыз моряк булып хезмәт итте, совхозда электрчы, “Килен, бас әле!” — дип әмер бирә Нәзифә апа. “Әни кушкач басмыйча булмый инде”, — ди киленнәре Гөлсинә. “Көнаралаш менә шушы килен безгә сөт, каймак китерә. Бер генә көнне дә авыштырмый”.

Дүрт баланың икесе туган авылларында. “Шәүкәткә машина каратырга бөтен район килә”, — дип куәтли Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков.

Кызлары Ясирә китапханәче. Агрономлыкка укыган, Киров өлкәсенә эшкә җибәргәннәр, бригадир итеп куйганнар. “Атка атланып йөри идем”, — ди. Тәнзилә Наласа авылында гомер итә. Рамил Балтачта шофер.

Элек авылда эшләүчеләрне юллама белән илнең төрле якларына ял итәргә җибәрәләр иде. Латвиягә дигән бер юллама “янарга” тора. Еракка барырга шүрлиләр. “Үзем барам!” — ди Нәзифә апа. “Мәскәүгә юлламага имза салдырып Ригага килеп төштем. Тегеләр безнеңчә, мин аларча бер сүз белмим. Бер марҗа белән таныштым, шуның аркылы ташчы һөнәренә өйрәнеп кайттым. Кайт-кач авылда сугышта һәлак булганнарга һәйкәл эшләп куйдык. Мәдинә дигән хатын белән икәү эшләдек”.

— Нәзифә апа бик оста шомартучы–буяучы да иде, — ди Ренат Садыйков. — Әлеге һәйкәлне 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгына эшләделәр. Шәрифҗан абый белән Мөбарәкҗан абый бик тәртипле, оста тракторчылар иде. Чиканас урманыннан имән ташып бөтен оешмаларны утынлы иттеләр.

Китәр алдыннан Шәрифҗан абыйның да “тракторы” кабына башлады. “Нәзифә апа белән яшәве күңелле булгандыр”, — дибез. “Тагын шуның кадәр яшәргә өмет бар әле”, — диде ул.

Мондый якты кешеләр белән очрашканнан соң күңелләрдә үзенә күрә бер рәхәтлек туа. Шулай куанышып, шатланышып озак еллар яшәргә язсын!

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Шәрифҗан абыйны юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International