Алдагы көнгә ышаныч белән

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Алдагы көнгә ышаныч белән

Район территория сайлау участогы мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьдә районда барлык сайлаучыларның 98,7 проценты тавыш бирде. “Бердәм Россия” партиясе — 97,2, КПРФ — 1,41, “Россия коммунистлары коммунистик партиясе” — 0,54, ЛДПР — 0,31, “Справедливая Россия” 0,21 процент тавыш җыйды.

27нче бер мандатлы Мәскәү сайлау округыннан күрсәтелгән Илдар Гыйльметдинов — 97,3, Дмитрий Карымов — 0,32, Андрей Кудряшов — 0,16, Людмила Кукоба — 0,09, Хафиз Миргалимов — 1,78, Марсель Шәмсетдинов 0,10 процент тавыш җыйдылар.

Сайлаулар тыныч, имин үтте. Иртәдән сайлау участокларында чират иде инде. Без үзебез район Мәдәният йортында урнашкан участокта тавыш бирдек. Күбесе танышлар: “Безнең Шәрык бистәсе бигрәк актив”, — дип сөйләшеп тә алдык. Әлеге активлыкның сәбәпләрен дә саныйбыз: урамнарыбыз, шөкер, төзек хәзер, әле кайчан гына күбесенә яз–көз керергә дә кот чыгып тора иде.

Гомумән, соңгы вакытта авылларда, шәһәрдә халык өчен күп нәрсә эшләнә. Халык моны күрә, дөрес бәяли. Алга таба да шулай булачак, дигән ышаныч белән яши.

Сайлау участокларында бәйрәм рухы, Арчаның 5нче гимназиясендә урнашкан участокта иртәдән музыка яңгырый, көзге байлыклардан, кул эшләреннән күргәзмә оештырылган. Шәһәрнең Зур урамында яшәүче Владислав Барышевны биредә көтеп алдылар. Ул быел беренче тапкыр тавыш бирде, бу көнне аның туган көне дә иде! Ул шушы гимназияне тәмамлаган, хәзер Казан энергетика университетында укый. Аңа матур теләкләр теләп бүләк тапшырдылар.

Шәһәрнең Кызыл Бистә урамында яшәүче Гамбәр Галиевага бу көнне 100 яшь тулды. Революциягә кадәр туган, илдәге күпме үзгәрешләрнең шаһиты булган, Сталин, Хрущев һәм аннан соңгы җитәкчеләр чорындагы сайлауларда катнашкан кеше ул. Юбилярны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Соңрак сайлау участогыннан килеп әбине сайлаттылар, юбилее белән котлап, бүләк бирделәр.

Сайлау участокларында беренче булып килгән кешегә, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә (ә алар район буенча 533 иде) бүләкләр тапшырдылар. Арча педагогика көллиятендә студентлар җыр, бию белән каршы алдылар, чәй өстәле дә әзерләнгән иде.

Авыллардагы сайлау участокларыннан да күңелле хәбәрләр алып тордык. Наласада мәдәният хезмәткәрләре матур итеп каршы алган, кайнар чәй, тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Шушмабаш, Апаз һ.б. авыл җирлекләрендә дә сайлаулар бик актив, бәйрәм рухында узган.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International