Ул язмага битараф калмаган
“Арча хәбәрләре” газетасында 19 августта “Тиешле җәзаны алачаклар” дигән язма чыккан иде.
Анда без район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов белән әңгәмә оештырдык. Сүз машинаны иминиятләгәндә кайбер агентларның мәҗбүри рәвештә өстәмә хезмәтләрне дә көчләп тагулары турында бара. Прокурор урынбасары закон бозучылар тиешле җәзаны алачаклар, дип катгый итеп әйтте. Мәкалә уңаеннан Төбәк–Чокырча, Айван, Балык хуҗалыгы халкына хезмәт күрсәтүче Гөлфия Рысаева фикерләре белән уртаклашкан. Без аңа язмага битараф калмаганы өчен рәхмәтлебез. Үз эшен намус белән башкарган агентлар дәшми калмас, дип ышанган идек.
— Мин зур стажлы иминиятләү агенты, — дип яза ул. — Бу язмамны күзәтүләрдән чыгып язам. Бездә халык шулай гадәтләнгән: акчаны әҗәткә алып торса тора яки кредит рәсмиләштерә, әмма теләгән әйберен барыбер дә ала. Ә менә үзен, балаларын, йортын, милкен иминиятләү өчен акча таба алмый һәм моны кирәк дип тә санамый.
Мал–мөлкәткә зыян килсә, иминиятләү оешмасын искә төшерәләр. Бездә һәр авыл җирлегенә беркетелгән иминиятләү агентлары бар. Мин эшләгән Төбәк–Чокырча, Айван, Балык хуҗалыгы бистәсендә яшәгән һәр иминиятләнүче мине белә, һәркайсында телефон номерым бар. Алар белән элемтәдә торам. Кирәк чакта шалтыраталар, мин аларга тиз арада хезмәт күрсәтәм. Район зур. Офиста ОСАГО рәсмиләштерүчеләр клиентка тиз арада хезмәт күрсәтеп өлгермәскә мөмкиннәр. Шуңа да, гариза язып калдырып, закон нигезендә 30 көн эчендә тиешле хезмәтне алып була. Мин үз территориямдә кешегә җиңеллек китерәм. Машинаны иминиятләү яки ОСАГО өчен офиска барып йөрисе юк, полисны кешенең өенә алып киләм.
Үз эшемне яратам, горурланып һәм сөенеп, рәхмәт әйтеп, авыл халкына хезмәт күрсәтәм. Ихтирам белән Төбәк–Чокырча авылында яшәүче иминиятләү агенты Гөлфия Рысаева.
Хөрмәтле газета укучылар, газетада җитди мәсьәләләр күтәрелгән язмаларга үз фикерләрегезне язып җибәрә аласыз. Сездән хатлар көтәбез.
Румия Надршина,
хатлар бүлеге мөхәррире