Лесхоз мәктәбенең беренче сыйныф укучылары мәктәп янына һәрберсе үз агачын утыртты. Укучыларның әти-әниләре белән бергә башкарган хезмәт җимешенең нәтиҗәсе булып мәктәп янында изгелек аллеясы — беренче сыйныфлар аллеясы барлыкка килде. Укучылар бар көчләрен куеп тырышты — су ташыдылар, кушылган бар эшне башкардылар. Мәктәп коллективы битараф калмаган, изге эшкә күңелен һәм хезмәтен биргән әти-әниләргә рәхмәтен җиткерә.
Еллар узар, бу балалар да үсеп җитәр, аллеядагы агачлар да озакламый тирә-якка ямь бирә башлар. Һәм шул чакта, инде элеккеге беренче сыйныф укучысы горурланып “Менә бу агачны мин утырткан идем!” — дип әйтер.