“Киләчәккә билет”

2016 елның 23 сентябре, җомга

Арча районында 7–10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” дип исемләнгән һөнәрләр турындагы иншалар бәйгесенең беренче этабы башланды. Бәйгегә “Минем һөнәрем – минем киләчәгем” дигән исем астындагы эшләр кабул ителә. Алар төрле һөнәрләргә багышланырга, эшче белгечлекләренең киләчәктә ни дәрәҗәдә кирәк булачагын күрсәтергә тиеш. Бәйге эшләре инша–хикәя, шигырь, рәсем, видеоролик формасында башкарыла ала. Аларны районның мәшгульлек үзәгенә 10 октябрьдән дә соңга калмыйча алып килергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән район мәшгульлек үзәгенең arsk.tatarstan.ru сайтында танышырга була. Номинацияләр буенча сайлап алынган эшләр бәйгенең республика этабында катнашу өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының оештыру комитетына юллана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International