Ятимлектән министрга кадәр

2016 елның 23 сентябре, җомга

Ятимлектән министрга кадәр

1965–1967 елларда КПССның Арча райкомының беренче секретаре булып эшләгән Җиһаншин Госман Шаһи улына 26 сентябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул 66 яшендә бу якты дөньядан китеп бара.

Җитәкчеләр тарихта зур роль уйнаучы кешеләр алар. Әйбәтләрен еллар үткәч тә сагынып искә алалар.

— Госман Шаһиевичны бездән Сарман районына беренче секретарь итеп күчерделәр, — дип сөйли легендар колхоз рәисе Наил Сабиров. — Сарманнар белән очрашканда: “Рәхмәт, безгә әйбәт кеше җибәргәнсез”, — дип әйтәләр иде. Мин рәис булып эшли башлаганда ул авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли иде, киңәшләре белән ярдәм итте. Хатыны Зәкия Олы Мәңгәрнеке, министр булып эшләгәндә дә еш кайттылар, бик ачык, киң күңелле кешеләр иде.

Ул чорда кадрлар белән эшләүгә гаять зур игътибар бирелде. Өметле яшьләрне барлап, күз уңынннан ычкындырмый үстерә баралар иде. Туган–тумачалыкның, кода–кодагыйлыкның әсәре дә юк.

Госман белән Мөхәммәтгали атлы ике ятим малай Олы Әтнәдә Садри абыйларында үсәләр. Ятим малайларның тырышлыгына исең китәрлек. Әле менә Госман Җиһаншинның 1957 елда үз куллары белән язган автобиографиясен укып утырам. Ул язуының матурлыгы, энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән хәрефләр. Малай вакытта ук аны колхозның хисапчысы итеп билгеләгәннәр. 15 яшендә хисапчы, аннан бригадир. 17 яшендә, 1943 елда армиягә алалар. 1943 елның ноябреннән 1950 елның октябренә кадәр Совет армиясендә. Белоруссиядә, Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда катнаша, штаб писере була.

— Абый хәрби хезмәтне тәмамлап кайтырга җыенганда полковник: “Син моннан кайтма, киләчәктә генерал булырга тиешле кеше син!” — ди, дип сөйли аның Арчада яшәүче бертуганының улы Фәрит Шаһиев.

Госман Җиһаншин генерал булмаса да, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры дәрәҗәсенә күтәрелә. Армиядән кайткач, колхоз рәисләре әзерләү буенча авыл хуҗалыгы мәктәбенә укыр-га җибәрәләр. Анда өч ел укый. Аннан соң Әтнә районында колхоз рәисе, хәзерләүләр буенча район инспекциясе җитәкчесе, КПССның Тукай райкомының икенче секретаре, Куйбышев совхоз–колхоз идарәсе җитәкчесе, 1965 елдан Арча райкомының беренче секретаре.

Тарих битләренә күз салсак, 1965 ел арчалар өчен алдагы еллар белән чагыштырганда уңышлырак килә. Игеннәрнең гектарыннан — 9,4, бәрәңгедән 91,3 центнер уңыш алына. Бу елда 760 урынлы мәдәният оешмалары, 120 урынлы мәктәпләр, 50 урынлы балалар бакчалары, 3 бала тудыру йорты, 7 кибет, терлек тораклары, амбарлар, бәрәңге базлары төзелә. Район мәктәпләрендә 18 меңнән артык бала белем ала. 1965–1967 елларда 3272 урынлы мәдәният йортлары һәм клублар, 24 мең китаплы китапханәләр төзелә. Күпербаш, Яңа Кишет, Сикертән, Олы Әтнә, Комыргуҗа, Урта Курсада мәдәният йортлары салына. 100ләп спорт мәйданчыгы сафка баса. Районда беренче мәртәбә җыр бәйрәме уздырыла, анда 1000ләп үзешчән катнаша. 1966 елда Арча районы республика ярышында җиңүче дип табыла, күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә.

Госман Җиһаншин 1971 елдан 1983 елның ноябренә кадәр ТАССР- ның авыл хуҗалыгы министры.

— Абый министр булгач яшәүләре рәхәт булгандыр? — дип сорадым Фәрит Шаһиевтан.

— Әйе, – диде ул елмаеп. — Мин авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамладым. Без андыйлар икәү идек. Кызыл диплом булгач кая эшкә барасын үзебезгә сайлыйсы. Кайтып киттек без тынычлап. Берзаман килсәк, инде районнарга билгеләп бетергәннәр. Апас белән Чистай районнары гына калган. Иптәш егет өйләнгән, миңа Чистай җайлырак, шунда барыйм, ди. Миңа Апас калды, анда барасы килми. Киттем Госман абый янына. Тыңлап торды да, бармагы белән күрсәтеп: “Энем, кая билгеләсәләр, шунда бар!” — диде.

Киттем Апаска. Бер колхозга инженер итеп билгеләделәр. Тырышып эшләп йөрим, бераздан авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп алдылар. Күпме вакыт үткәч: “Сине атказанган хезмәткәр итәбез”, — диләр. Мин бер очрашканда ялгыш кына бу турыда Госман абыйга әйтеп ташладым. “Энем, мин министр вакытта син бу исемне күрмәссең!” — диде. Шундый заманнар иде. Абый министрлыктан киткәч аның кечкенә генә дачасын да кире алдылар, ике малае, бер кызы башкалар кебек яшәде.

Наил абый Сабиров та Госман Җиһаншинны гадел, намуслы кеше иде, дип искә ала.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International