Сынаулар аша йолдызларга

2016 елның 23 сентябре, җомга

Сынаулар аша йолдызларга

Ул беренче тапкыр Кәүсәриясен сигезенче сыйныфта укыганда Дусымга дустына кунакка баргач күрә һәм гашыйк та була. Икенче тапкыр кыз белән сабантуй көнендә очраша.

– Бер туганрак тиешле кешем әйдә, таныштырам, диде дә, Кәүсәрия колагына нидер барып әйтте. Кыз йөгереп китеп барды, мин аның артыннан чаптым. Куып тоттым, сөйләштек. Шул көннән бирле без бергә, – ди Әдһәм абый. – Гороскоп буенча мин балык, Кәүсәрия кәҗәмөгез. Өстәвенә икебез дә кызу, ут кебек. Озак бергә яши алмаслар, диелгән фаразда. Менә бит килештек, 60 ел бергә яшибез.

Кәүсәрия һәм Әдһәм Муллагалиевлар белән бу пар бриллиант туйларын билгеләп үткән көннәрдә очраштык. Без килеп кергәндә Әдһәм абый тавыкларга җим биреп йөри иде.

– 30 тавыгыбыз бар. Кирәккә түгел, хәрәкәт булсын өчен асрыйм, – дип аңлатты хуҗа. – Файдасы да бар. Беренчедән, балаларны йомырка белән тәэмин итеп торам, икенчедән, 80 яшьтә булсам да, әле мин сау–сәламәт һәм эшли алам, дип куанам. Иртән дүрттә намазга торам (биш вакыт намазны калдырган юк, Аллага шөкер), догаларымны укыйм (ясинны яттан беләм), тавыкларымны карап керәм. Җәен көнем бакчада үтә. Барлык балаларга җитәрлек яшелчә, җиләк–җимеш үстерәм. Балалар да бик ярдәм итә. Кәүсәрия апагыз бераз авырып тора. Минем шулай йөреп торуым аның өчен дә зур терәк әле.

Кәүсәрия апа ял иткән арада, Әдһәм абый белән аралашып алдык, үткәннәрне барладык. 1937 елда Түбән Шашы авылында туа ул. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Дүрт яшендә генә булса да, әтисенең сугышка киткән вакытын ачык хәтерли ул.

– Лобогрейка белән урак урган җирдән кайтты ул. Повестканы басуга китергәннәр, күрәсең. Әни ашыга–ашыга әйберләрен җыя башлады.Туганнар җыелды. Икенче көнне арбага төялеп авылдашларны фронтка озаттылар. Яңгыр ява иде. Өсләренә идән паласын ябып киткәннәренә кадәр истә. 1941 елның августы иде бу. Әтинең башта Мәскәү астыннан хатлары килде. 1943 елда Курск дугасында барган сугышларда һәлак була ул. Хәбәрсез югалган, диделәр, әмма соңыннан безгә килеп ирешкәнчә, бомба аның өстенә үк төшкән.

Берсеннән–берсе кечкенә дүрт бала, әби–бабай, тормыш алып бару – бар да әниләре өстенә кала. Сыерлары бик зур терәк була. Ничек авыр булмасын, балачак Әдһәм абый күңелендә үзенең күңелле хатирәләрен дә калдырган. “Шашы елгасы буенда таллык бар иде. Бик матур җир. Шунда уйныйбыз да, өйгә йөгереп кайтабыз. Шунда әнинең ягарга тал ботаклары алып кайтырга кушканлыгы искә төшә. Билдән кар ерып кабат йөгерәбез”, – ди ул.

Җиденче сыйныфны тәмамлаган егет Әтнәгә укуын дәвам итәргә китә. Аннан авыл хуҗалыгы институтына барып, бәхетен сынап карарга була. Тик … керә алмый. 1956 елда егет армия сафларына хезмәт итәргә китә. Кәүсәриясе аны көтәрмен, дип озатып кала. Тик кызу канлы, ярсу йөрәкле, мәхәббәт утында янган егет сөеклесен озак көттерми.

– Вольскида хезмәт иттем мин. Безне Шөгер районына бәрәңге алырга җибәрделәр. Командирдан сорадым да, өч көнгә өйгә кайттым. Авыл халкы аптырады, әле китәргә дә өлгермәгән, ялга да кайтып җиткән, дигәннәрдер инде. Шулай 1956 елның 22 сентябрендә никах укыттык, – ди Әдһәм абый. – Моннан тыш та мин ялга өч тапкыр кайттым. Ничектер армиядә хезмәт итү җиңел тоелды миңа. Үземне яхшы яктан гына күрсәттем, комсомол оешмасы секретаре булдым, төзүче, механик һөнәрләрен үзләштердем. Техниканы өйрәндем, машина йөртү хокукы биргән таныклыкны да армиядә алдым.

Өч ел хезмәт итеп кайтканда Әдһәмне Кәүсәриясе улы Равил белән каршы ала. Егетне бригадир, аннан икътисадчы итеп куялар. Читтән торып югары белем ала. Йорт җиткезеп чыгалар. Тормышлар җайланып китә. Бер–бер артлы балалары Рафаэль, Гөлфәрия, Гөлнур, Рамил дөньяга килә. Әдһәм абый гомере буе җитәкче урыннарда эшли. Көннәрдән беркөнне язмыш аны Арчага алып килә. Ул вакытта Жданов исемендәге колхозны җитәкләгән Әдһәм Муллагалиев көйләнгән тормышны ташлап, гаиләсен алып, район үзәгенә күчәргә, өр–яңадан тормыш корырга мәҗбүр була.

– Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бар да яхшы булды. Хезмәт урыннарыннан да китәргә туры килде. Әмма бервакытта да үзем ялынып эш эзләп йөрмәдем. Берсеннән китәм, икенчесенә чакыралар. Үз фикерем, үз тормыш позициям булды, ярарга тырышмадым, ялагайлануны белмәдем, бернәрсәдән дә курыкмадым. Авыр вакытларымда янымда Кәүсәрия терәген тоеп яшәдем, – ди Әдһәм абый. – Ул эшенә дә барды, йортны да һәрвакыт тәртиптә тотты. Балаларны хезмәт сөючән, мөстәкыйль итеп тәрбияләдек. Хәзер менә алар уңышына сөенеп, ярдәмнәрен, игелекләрен тоеп гомер итәбез.

Кәүсәрия һәм Әдһәм Муллагалиевларның бриллиант туйларын билгеләп үтәргә балалары, оныклары, оныкчыклары, киленнәре, кияүләре – барысы 39 кеше – киләчәк. Бу аларның 60 ел дәвамында туплаган иң зур байлыклары, бәхетләре, шатлыклары, сынаулар аша үтеп тә сынмаган мәхәббәт йолдызлары.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International